Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Авыл хуҗалыгы ветераннары пенсиясенә өстәмә

“Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгән пенсионерларга Яңа елдан пенсиянең страховка өлешенә 25 процент өстәлергә тиеш.

“Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгән пенсионерларга Яңа елдан пенсиянең страховка өлешенә 25 процент өстәлергә тиеш. Бу процентлар ничек исәпләнә, гариза язарга кирәкме?” – дип сорый район үзәгеннән бер пенсионер.
Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгәннәрнең пенсиясенә билгеләнгән түләүгә 25 процент өстәләчәк. РФ Хөкүмәте тарафыннан өстәмәгә хокук бирүче производство, һөнәрләр, вазыйфалар, белгечлекләр исемлеге һәм эш чорларын исәпләү кагыйдәләре расланган.
Билгеләнгән түләү күләме - 5334,19 сум. Димәк, 2019 елда өстәмә күләме 1333,55 сум тәшкил итә.
Өстәмә түләүне авылда даими яшәгән һәм авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел хезмәт стажы булган хаклы ялдагы аграрчылар алачак. Пенсия фонды идарәлегенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Читайте нас: