Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Онлайн-консультант ярдәмгә килер

“Безнең кебек күп балалы гаиләләргә төрле социаль ярдәм чаралары каралган, әмма, кызганычка каршы, без аларның барысы турында да белеп бетмибез. Әйтегез әле, зинһар, кайдан төгәл мәгълүмат алырга була икән?” – дип мәрәҗәгать итә өч ул үстерүче ана.

-Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Башкортстанда 70 төрле социаль түләүләр каралган, шул исәптән балалы гаиләләргә дә. Республиканың халыкны социаль яклау үзәге сайтында интерактив онлайн-консультант эшли, сез анда өйдән чыкмый гына барлык социаль ярдәм чаралары турында белә аласыз. Сезнең турыдагы барлык мәгълүмат аноним рәвештә тикшерелә, бу шәхси мәгълүматларның сакланышын гарантияли.

Онлайн-консультант анкета бирүченең һәм аның гаилә әгъзаларының кайсы категория льготага дәгъва итүен үзаллы билгели, адреслы социаль ярдәмгә хокукны билгеләү өчен гаиләнең яшь составына карап яшәү минимумын исәпләп чыгара.
Читайте нас: