Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Акча җыюга бәйле җыелышлар булмады

“Жилкомсервис-плюс” идарә итү компаниясе чүп-чар контейнерлары өчен мәйдан булдыруга Раевка авылының Переезд урамындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән акча җыярга тели”.

“Жилкомсервис-плюс” идарә итү компаниясе чүп-чар контейнерлары өчен мәйдан булдыруга Раевка авылының Переезд урамындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән акча җыярга тели”. Бу хәбәр - социаль челтәрләрдә Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменә килгән мөрәҗәгатьтән.
Әлшәй районы муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Наил ХӘЙРЕТДИНОВ җавап бирә:
- Чүп-чар җыюны “Экология-Т” җәмгыятенең төбәк операторы белән килешү төзегән “Әлшәй-Экология” җәмгыяте оештыра, көнкүреш калдыклары капчыкларда атнага өч тапкыр чыгарыла. График район хакимиятенең һәм Раевка авыл биләмәсе сайтларында урнаштырылган.
“Жилкомсервис-плюс” идарә итү компаниясе директоры Рәмил Яппаров аңлатуынча, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр акча җыюга бәйле бәйле бернинди дә җыелышлар булмаган. Переезд урамындагы 8а йорты 2019 елда ихата территорияләре төзекләндереләчәк күпфатирлы йортлар исемлегенә кертелде. “Башкортстан ихаталары” проекты кысаларында контейнер мәйданчыклары май-сентябрь айларында булдырылачак.
Фото: Яндекс
Читайте нас: