Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хезмәт шартларын махсус бәяләү кирәк

“Күптән түгел зур булмаган предприятие оештырдым.

“Күптән түгел зур булмаган предприятие оештырдым. Хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрергә кирёкме?” дип мөрәҗәгать итә бер малтабар.
-Закон буенча барлык эш бирүчеләр дә хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрелә, шул исәптән хезмәт килешүе буенча эшләгән хезмәткәрләре булган шәхси малтабарларда да, - дип җавап бирә Көньяк-көнбатыш районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Әлшәй районы ндагы бүлеге хезмәт буенча белгече Венера ФӘЙЗУЛЛИНА. – Әгәр аның нәтиҗәләре буенча эш урыннарына карата зарарлы, куркыныч произвоство факторлары ачыкланмаса, эш бирүче БР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә (Уфа шәһәре, Большая Гражданская урамы, 24) декларация тапшыра. Эш урынында производствода бәла-казалар, һөнәри авырулар яисә башка хокук бозулар булмаган очракта, декларациянең гамәлдәге срогы – 10 ел. Аны дистанцион рәвештә, rostrud.ru сайтында да бирергә мөмкин.
Яңа гына оештырылган эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрү 12 ай тәшкил итә. Мисал өчен, әгәр Сезнең предприятиедә яңа эш урыны 2018 елның декабрендә барлыкка килсә, хезмәт шартларын махсус бәяләү вакыты 2019 декабрендә тәмамлана.
Фото: Яндекс
Читайте нас: