Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

“Автовокзалны арендалау ихтыяҗы юк”

“Раевка-Уфа”, “Раевка-Стәрлетамак” автобус рейслары пассажирлары теләсә нинди һава шартларында транспортны урамда көтәргә мәҗбүр.

“Раевка-Уфа”, “Раевка-Стәрлетамак” автобус рейслары пассажирлары теләсә нинди һава шартларында транспортны урамда көтәргә мәҗбүр. Ә бит безнең җылы һәм махсус япма белән җиһазландырылган менә дигән автовокзалыбыз бар. Автобуслар шуннан кузгалса ярамыймыни?” – дип мөрәҗәгать итте редакциягә район үзәгендә яшәүче В. С. Иванова.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Наил ХӘЙРЕТДИНОВ җавап бирә.
- Район хакимияте бу хезмәтләрне күрсәтүче предприятиегә закон таләпләре буенча йогынты ясау мөмкинлегенә ия түгел. Ә пассажирлар ташучы оешма бу хәлне, безгә автовокзалны арендалау кирәкми, чөнки пассажирлар маршрут буйлап кузгалуны җылы автобуста көтә, дип аңлатты.
Фото: Яндекс
Читайте нас: