Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Сакланганны Ходай саклар

“Соңгы вакытта радио, телевидение аша янгын чыгу очраклары турында хәбәрләрне еш тапшыралар.

“Соңгы вакытта радио, телевидение аша янгын чыгу очраклары турында хәбәрләрне еш тапшыралар. Иң куркынычы, утта балалар да һәлак була. Республикада фатирларга 50 меңнән артык янгын турында хәбәр итүче корылма куелган, дип ишеттем. Бу җәһәттән безнең районда эшләр ничек тора? Нинди йортларда ул бушлай куела, аларны кайда сатып алырга мөмкин?” – дип кызыксына район үзәгендә яшәүче.
Район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Марат Моратхуҗин җавап бирә:
- Узган өч елда районда 843 янгын турында хәбәр итүче җиһаз куелды. Шуларның 621е - бушлай күп балалы имин булмаган гаиләләр яшәгән йортларга һәм квартираларга, 222се - яңа туган сабыйлары булган гаиләләргә. 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап балалары туган барлык гаиләләр дә янгын чыгу турында хәбәр итүче жиһазлар белән тәэмин ителә.
Янгынга каршы датчик батарейкада эшли, гади һәм куллану өчен уңайлы. Ут чыкканда гына түгел, пыскып янган очракта, төтен чыкканда көчле сигнал бирә. Әйтергә кирәк, мондый приборлар дистәләгән кешенең гомерен коткарды инде. Янгын турында хәбәр итүче корылманы Дәүләкән шәһәре, Мәскәү урамы, 61 адресы буенча урнашкан Башкортстан ирекле янгын сүндерү оешмасында сатып алырга мөмкин. Бер комплектның хакы – 350 сум. Батарейкаларның файдалану вакыты үткәч, алар, гадәттә, 1,5-2 ел эшли, аларны Раевкадагы “Арбат” магазинында сатып алырга була.
Фото: Яндекс
Читайте нас: