Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җир паен ничек сатарга

Күпләр җир пайларын сату-алу мәсьәләләре белән кызыксына.

Күпләр җир пайларын сату-алу мәсьәләләре белән кызыксына. БР буенча Росреестр идарәлегенең Әлшәй һәм Дәүләкән районнары буенча бүлеге җитәкчесе Рөстәм ХАРИСОВ аңлатма бирә:
- Сату-алу эшләрен башкарганда шуны исәпкә алырга кирәк, җир пае (җир өлеше) – кысаларында билгеләнгән аерым участок түгел, ә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән гомуми өлешле милектәге җир участогына өлеш. Аны җир участогын гомум исәптән чыгармый һәм чыгарып та сатарга мөмкин.
Тәүге очракта өлеш милкендә булган җир пае хуҗалары яки шушы җир участогыннан күптән файдаланучылар – крестьян (фермер) хуҗалыгы яки авыл хуҗалыгы предприятиесе әгъзасы гына сатып ала ала.
Җир паен чит кешегә өлеш исәбеннән җир участогын аерып бүлгәннән соң гына сатарга мөмкин. Моның өчен өлешләтә милектә катнашучыларның гомум җыелышта кабул ителгән карары кирәк. Әгәр андый карар булмаса, җир өлеше (өлешләре) хуҗасы җир участогын межалау проектын әзерләү өчен кадастр инженеры белән килешү төзи.
Сату-алуның ике вариантында да җир участогы бүленүе турында пайчыларга (өлешчеләргә) хәбәр итү зарур.
фото: Яндекс
Читайте нас: