Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарны кайтару

“Коммуналь хезмәтләргә түләгән өчен субсидия алуда үзгәрешләр бар дип ишеттем, шул турыда язмассызмы икән?” – дип шалтыратты безгә район үзәгеннән бер пенсионер.

“Коммуналь хезмәтләргә түләгән өчен субсидия алуда үзгәрешләр бар дип ишеттем, шул турыда язмассызмы икән?” – дип шалтыратты безгә район үзәгеннән бер пенсионер.
- 1 гыйнвардан гражданнарның торакка һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча республика стандартларына үзгәрешләр кертелде. Алар торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүгә субсидия исәпләп чыгарганда кулланыла һәм күп балалы һәм тулы булмаган гаиләрләргә – 13 процент (элек 15 процент иде), 70 яшьтән өлкән ялгыз гражданнарга – 16 процент (18 процент), 60 яшьтән өлкән ялгыз ирләр һәм 55 яшьтән өлкән ялгыз хатын-кызларга – 18 процент, башка категория гражданнарга 20 процент тәшкил итә.
Гражданнарга айлык акчалата компенсация һәм субсидия күләмен яңадан исәпләтү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәкми, - дип җавап бирделәр Бәләбәй районы һәм Бәләбәй шәһәре буенча халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге филиалында.
Чыгымнарның максималь рөхсәт ителгән өлеше стандартлары субсидия алучылар санын арттыру максатында киметелде. Халыкны социаль яклау буенча республика үзәге сайтында “Субсидияләрнең онлайн-калькуляторы” эшли, ул торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен якынча субсидияләр күләмен белү мөмкинлеге бирә.
Фото: Яндекс
Читайте нас: