Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кайчан мәктәпләр биш көнлек уку атнасына күчәр?

Бик күп укучылар һәм ата-аналар шушы сорауга җавап көтә.

Бик күп укучылар һәм ата-аналар шушы сорауга җавап көтә.
- 1 апрельдән, язгы каникул тәмамланганнан соң, районның барлык мәктәпләрендә дә беренче-дүртенче сыйныф укучылары, ә бу 14 урта һәм 8 төп гомуми белем бирү учреждениесе, биш көнлек уку атнаһына күчте, - дип җавап бирде мәгариф бүлеге җитәкчесе Алик ВӘЛИӘХМӘТОВ. – Өлкән сыйныф укучылары яңа уку елы башыннан, 1 сентябрьдән биш көнлек укуга күчәчәк.
Хәтерегезгә төшерәбез, мәктәпләрдә биш көнлек уку атнасына күчү турында башлангыч белән Башкортстан Башлыгы вазыйфасын ваҡытлыча башкаручы Радий Хәбиров февраль аенда ук “Канатлан” беренче мәгариф форумында чыгыш ясаган иде. Радий Фәрит улы балаларга мәктәп программасы авыр, дәресләр чамадан тыш күп һәм ял көннәрен алар гаиләсе белән үткәрергә тиеш, дип билгеләде. Республика җитәкчесе 32 шимбе көненнән сигезен мәктәп чараларына багышларга тәкъдим итте.
Фото: Яндекс
Читайте нас: