Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Салым льготасыннан ничек файдаланырга?

“Күп балалы гаиләләр транспортка салым түләми.


“Күп балалы гаиләләр транспортка салым түләми. Бу льготадан нчек файдаланырга?” – дип сорый өч бала әнисе.
- Күп балалы гаиләләр һәм инвалид балаларның ата-аналары быелдан башлап транспортка салым түләүдән азат ителде. Льгота 2018 елгы салым чорыннан башлап гамәлдә, - дип хәбәр итә республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
- Өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләгән гаиләләр күп балалы дип исәпләнә. Льготадан ата-ананың (уллыкка алучы) яки опекуннарның (попечительләрнең) берсе двигателенең куәте 150 ат көче тәшкил иткән бер җиңел автомобильгә, шулай ук куәте 125 ат көченә кадәрге бер автобуска карата файдалана ала. Инвалид бала тәрбияләгән гаиләгә льгота двигателенең куәте 150 ат көченә кадәрге бер җиңел автомобильгә бирелә. Әгәр гаиләнең транспорты икәү булса, льгота аларның берсенә генә кулланыла.
Салым льготаларыннан файдалану салым түләүченең хокукы булып санала һәм моның өчен гариза тапшырырга кирәк. Шуның өчен 1 майга кадәр салым органына яки күпфункцияле үзәк офисына льготага хокукны раслаучы документлар һәм гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Документларны шулай ук почта йәки Русия Федераль салым хезмәте сайтында “шәхси кабинет” аша да җибәрергә мөмкин.
Фото: Яндекс

Читайте нас: