Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Ничек эш табарга?

Бу сорау күпләр өчен көнүзәк булып кала.

-Бу очракта “Русиядә эш” гомум вакансияләр базасы ярдәм итәр. Сайт сезгә яшәгән урын буенча яки илебезнең теләсә нинди төбәгендә эш табарга ярдәм итәр, - ди Көньяк-көнбатыш районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Әлшәй районы буенча бүлеге җитәкчесе Венера ХӘМИДУЛЛИНА. – Порталда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләреннән, эш бирүчеләрдән, шулай ук эш эзләү белән шөгыльләнүче төрле интернет-ресурслардан вакансияләр куелган. Эш бирүчеләр шулай ук порталдагы резюмены карап, персонал эзләү һәм сайлау белән үзаллы шөгыльләнә ала.
Портал башка төбәктән эш бирүче белән бәйләнешкә керү һәм дистанцион әңгәмәләшү үткәрү мөмкинлеге дә бирә.
“Русиядә эш” вакансияләр базасының барлык инфраструктурасы дәүләт хезмәтләре сайты белән бәйле. Теркәлү берничә минут вакытны ала, электрон почта адресы яки мобиль телефон номеры гына кирәк.
Гомумрусия вакансияләр базасының электрон адресы – www.trudvsem.ru .
Читайте нас: