Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Туган җирдә бәйрәмнәр

“Быел нинди авыллар юбилейларын билгели?” – дип сорый гәзит укучыларыбыз.

“Быел нинди авыллар юбилейларын билгели?” – дип сорый гәзит укучыларыбыз.
-Бу чагу, онытылмас бәйрәмнәр, якташлар очрашуы, чын мәгънәсендә, матур традициягә әйләнде. Быел, Башкортстанның йөзьеллыгында, районыбыз да юбилейлы даталарга бай. Бәйрәмнәр иртәгә Иршат авылында (Гәйнәямак авыл Советы) башланып китә, халык туган авылларының 90 еллыгына җыелачак, - дип хәбәр итте район Советы секретаре Шамил СӘЛИМОВ. – Түбән Әүрез авыл биләмәсенең иң борынгы авылларының берсе – Әүрезтамак августта 160 еллыгын билгеләячәк. Бай тарихлы Яңа Сәпәш авылы июльдә 115 еллыгын үткәрә. Кармыш авыл Советының Дим авылына һәм Ташлы авыл Советының Таштүбә авылына да 95 яшь “тула”. Әбдрәшит биләмәсендә ике түгәрәк дата: Балкан авылына – 90, Линда авылына -85 яшь. Красный Клин халкы июльдә авылларының 85 еллыгын билгеләячәк.
Фото: Яндекс

Читайте нас: