Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Төнлә дә тынгы юк

“Өске катта яшәүче күршеләребез тынгы бирми, һәрвакыт тавыш, бер туктаусыз музыка яңгырый.

“Өске катта яшәүче күршеләребез тынгы бирми, һәрвакыт тавыш, бер туктаусыз музыка яңгырый. Көндез генә түгел, төнен дә шулай. Ә безнең бәләкәй балаларыбыз бар”, - дип зарлана күпфатирлы йортта яшәүче бер хатын.
-Тынлыкны бозучыларга карата да чара күрергә мөмкин, - ди Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең административ законнарды үтәү буенча өлкән инспекторы Альбина КУТЬЯНОВА. – Төнге вакытта пиротехника кулланган, радиоалгычларын, магнитолаларын (шул исәптән машинада да), телевизорларын көчле тавышка куйган, кычкырган, сызгырган, җырлаган, биегән, ремонт һәм төзелеш эшләре башкарган гражданнарга ике мең сумнан алып өч мең сумга кадәр штраф салынуы мөмкин. Аның вазыйфалы кешеләргә – биш мең сумнан сигез мең сумга кадәр, юридик шәхесләргә – егерме мең сумнан утыз мең сумга кадәр булуы ихтимал. Төнге вакыт закон буенча – урындагы вакыт белән 23 сәгатьтән иртәнге 7гә кадәр, ә ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә – иртәнге 9га кадәр. Шул ук хокук бозу очрагы яңадан кабатланса, штраф суммасы арттырыла. Сез кыю рәвештә үз участковыегызга яки полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Читайте нас: