Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Контейнерлар бар. Әмма аз

Чүп контейнерын урам очына куйдылар.

“Чүп контейнерын урам очына куйдылар. Безгә тулы капчыкларны шулай еракка ташыргамы хәзер? Ә өлкән яшьтәгеләргә нишләргә?” – дип борчыла социаль челтәрләрдә гәзитебез төркеменә язылган бер ханым.
-Чыннан да, хәзер урам буйлап каты көнкүреш калдыкларын җыю туктатылды, район үзәгендә контейнерлар урнаштырылды, алар әлегә – 200, - дип җавап бирә Раевка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы урынбасары Вадим КИЛЧУРИН. - Контейнерлардан чүп көн саен алып кителәчәк. Шуңа да, хөрмәтле авылдашлар, теләсә кая чүп-чар ташламавыгызны сорыйм.
Контейнерларның кайда куелу схемасы “ВКонтакте” челтәрендә авыл Советы төркемендә урнаштырылган, бу соңгы вариант түгел, үзгәрешләр булачак. Киләсе этапта контейнер мәйданчыклары эшләнәчәк. Бу мәсьәлә буенча 2-23-40 телефоны аша үзегезнең тәкъдимнәрегезне кертә аласыз. Чүп чыгару буенча барлык искәртүләр һәм теләкләр исәпкә алыначак.
Әгәр контейнердан чүп озак чыгарылмаса, “Экология-Т” җәмгыяте төбәк операторының 8-800-250-01-85, 8 (34782) 2-44-03 “кызу линия” телефонына шалтыратыгыз.
Читайте нас: