Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сәбәбе – кадрлар юк

Яңавылда почта бүлекчәсен ябалар. Ничек инде?

“Яңавылда почта бүлекчәсен ябалар. Ничек инде? Яхшы хезмәтләндерәләр иде, барлык коммуналь хезмәтләр өчен шунда түли идек. Шундый зур бистә, олы яшьтәгеләр дә күп”, - дип шалтыратты бер пенсионер ханым.
-Яңавыл бистәсендәге элемтә бүлекчәсе пункты, операторның эштән китүе сәбәпле, вакытлыча гына ябыла, - дип җавап бирде Раевка почтамты җитәкчесе Рәфис ШӘРӘФЕТДИНОВ. – Яңа элемтә операторын эшкә кабул итү белән ул яңадан эшли башлаячак. Ә әлегә вокзал, махсус комендатура яки үзәк почтадагы элемтә пунктларына мөрәҗәгать итегез. Вакытлыча уңайсызлыклар тудырганыбыз өчен гафү үтенәбез.
Фото: Яндекс
Читайте нас: