Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Балаларыбыз өчен борчылабыз

Безнең урам шактый озын һәм кеше дә күп йөри,автомобильчеләр аннан зур тизлектә җилдерергә ярата.

“Безнең урам шактый озын һәм кеше дә күп йөри, автомобильчеләр аннан зур тизлектә җилдерергә ярата. Ә юлда ясалма каршылыклар (“лежачий полицейский”) булдыруга һәм караңгы вакытта урамнарны яктыртуга берничек тә ирешә алмыйбыз. Бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итегез, зинһар, бигрәк тә балалар өчен борчылабыз” – дип яза социаль челтәрләрдә район үзәгенең Октябрь урамында яшәүче ханым.
- Начар һава шартларына бәйле (көчле җил, яңгырлар) бу урамны яктыртуда өзеклекләр булды. Гадәттә урам яктырткычлары караңгы төшкәч, идарә узелында урнашкан фотореледан эшли башлый. Авылны яктырту линияләре озын, шуңа да, кызганычка каршы, ниндидер өзеклекләр булса, аларны тиз генә табып та булмый. Шундый хәл килеп туганда 2-23-39 телефоны буенча безгә хәбәр итегез, - ди Раевка авыл Советы авыл биләмәсенең торак-коммуналь хуҗалыгы буенча инспекторы Минегалим Әхмәтшин.
-Халык телендәге “лежачий полицейский”ларга килгәндә исә, ясалма каршылыклар мәктәп һәм балалар бакчалары янында гына каралган. Авыл эчендә автомобильләр хәрәкәте тизлеге сәгатенә 60 километрдан артмаска тиеш, кызганычка каршы, кайбер шоферлар бу кагыйдәне үтәми. Шуңа да шоферларны һәм җәяүлеләрне юлларда игътибарлы булырга чакырабыз.
Фото: Яндекс
Читайте нас: