Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Йортыбызга су килми

“Егерме беренче гасырда яшәсәк тә, Гәйнәямакта минем туган йортымда су юк.

“Егерме беренче гасырда яшәсәк тә, Гәйнәямакта минем туган йортымда су юк. Әнием икенче төркем инвалиды, аңа 77 яшь, чарасызлыктан без үзебез су скважинасы борауладык. Зинһар, ярдәм итегез әле”, - дип яза социаль челтәрләрдә республика җитәкчесе исеменә Уфада яшәүче ханым.



-Әйе, мондый проблема бар, - ди Гәйнәямак авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Алик УСМАНОВ. – Авылның түбәнге очын су белән тәэмин итү өчен былтыр җәй халык җыенында елга аша салынган иске суүткәргечне алмаштыруга акча җыю турында карар кабул ителгән иде. Җыелган акчага (аны инициатива төркеме бүлде) торба сатып алынды һәм алмаштырылды.


Кызганычка каршы, бөтен авылны су белән тәэмин итүче Акбай чишмәсе елдан-ел саега. Шуңа күрә йортларга суны график буенча бирәбез. Бердәм тырышлык белән Гәйнәямактан алты чакрым ераклыктагы икенче чыганактан торба сузу мөмкинлеген караячакбыз.
Читайте нас: