Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ярминкәдә концерт карап, осталык дәресләрендә дә катнашып кайтыгыз

Гәзиттә Стәрлетамакта авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәгетурында язылды, ә безнең районда ул кайчан була?

“Гәзиттә Стәрлетамакта авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәге турында язылды, ә безнең районда ул кайчан була? Ел саен ярминкәдә кышкылыкка яшелчә, кош-корт өчен азык сатып алабыз”, – дип шалтыратты район үзәгеннән пенсионер ханым.
-Бездә авыл хуҗалыгы ярминкәләре, гадәттә, Өлкәннәр көне алдыннан уза. Быел алар 28 сентябрьдә - Аксен һәм Шафран авылларында, 29 сентябрьдә Раевкада үтә, - дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Солтанголов.
-Бу көнне Совет мәйданында ярминкә белән беррәттән гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, Пионерлар йорты күргәзмәләрен оештыру планлаштырыла. Ә район иҗади коллективлары зур этноконцерт әзерли. Тамашачыларның халык көйләре, биюләре, җырлары, милли ризыклар, киемнәр белән танышу мөмкинлеге булачак. Әйткәндәй, бәйрәмгә милли бизәкле кием киеп килү хупланачак.
Шулай ук осталык дәресләре оештырылып, анда декоратив-кулланма сәнгать әйберләрен эшләп күрсәтәчәкләр. Бер сүз белән әйткәндә, әлшәйлеләр өчен бу көн онытылмас бәйрәм булачак.
Фото: Яндекс
Читайте нас: