“Кусков урамы (“Арбат” магазиныннан алып) күптән яктыртылмый. Көзен хәзер иртә караңгы төшә. Хөрмәтле редакция, бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итегезче, зинһар.”, - дип шалтыратты безгә Раевка авылында яшәүче бер ир.
- Хезмәтләндерүче оешмага заявка җибәрелде. 1 октябрьгә кадәр җитешсезлекләр табылып, бу участокта яктырткычлар эшли башлаячак, - дип җавап бирделәр Раевка авыл Советында.