Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Капиталь ремонтка чыгымнар өчен ничек компенсация алырга?

Миңа тиздән 70 яшь тула. Күп фатирлы йортта яшим. Капитальремонтка чыгымнаргакомпенсация алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

“Миңа тиздән 70 яшь тула. Күп фатирлы йортта яшим. Капиталь
ремонтка чыгымнарга компенсация алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә? - дип шалтыратты район үзәгеннән пенсионер ханым.
-Күп фатирлы йорттагы гомум милеккә капиталь ремонтка түләнгән взнослар өчен компенсациягә ялгыз яшәгән эшләмәүче милекче яки 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк эшләмәүче пенсионерлардан торган гаиләдә яшәүче милекчеләр хокуклы, - дип аңлатма бирде район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге баш белгече Вероника АФАНАСЬЕВА. – Әмма компенсация торакка һәм коммуналь хезмәтләргә (торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бердәм акчалата компенсация, субсидия) түләү буенча социаль ярдәм алмаганнарга гына билгеләнә. Льгота 70 яшьтән 80 яшькә кадәрге ялгыз пенсионерларга – 50 процент, 80 яшьтән өлкәнрәкләргә 100 процент тәшкил итәчәк.
Компенсация алу өчен сез Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә аласыз. Социаль ярдәм алуның тәртибе һәм шартлары турында халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча республика үзәгенең Бәләбәй районы һәм Бәләбәй шәһәре филиалында 8 (34786) 4-04-08 телефоны аша белергә мөмкин.
Хәтерегезгә төшерәбез, компенсациягә хокук капиталь ремонт өчен вакытында һәм тулы күләмдә взнос түләүдән азат итми. Күп фатирлы йортта яши башлагач та, милеккә хокуклы барлык милекчеләр дә капиталь ремонтка чыгымнарны мотлак түләргә тиеш. Милеккә хокук икенче кешегә күчкәндә взнос түләү буенча барлык йөкләмәләр (шул исәптән квартираның элекке хуҗасының бурычлары да) яңа милекчегә йөкләтелә.
Дәүләтнең социаль ярдәменә хокук турында тулы мәгълүматны rcspn.mintrudrb.ru сайтында белә аласыз, анда тәүлек әйләнәсенә “Социаль ярдәм чараларына гражданнарның хокукы турында онлайн-консультант” эшли.
Читайте нас: