Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Табиб кабул итүенә ничек язылырга?

Редакциягә көн саен диярлек район дәваханәсерегистратурасы телефонын, контакт-үзәк аша ничек язылуны сорап шалтыраталар.

Редакциягә көн саен диярлек район дәваханәсе регистратурасы телефонын, контакт-үзәк аша ничек язылуны сорап шалтыраталар. Без табиб кабул итүенә язылуның бөтен төрләрен тагын да бер тапкыр хәтерегезгә төшерергә булдык.
Раевка үзәк район дәваханәсеннән хәбәр итүләренчә, сез поликлиника регистратурасына шәхсән мөрәҗәгать итә яки 8 (34754) 2-20-62, 2-38-28 (өлкәннәр өчен регистратура), 2-39-65 (балалар консультациясе регистратурасы), 3-22-08 (стоматология бүлеге) телефоннары буенча кабул итүгә языла аласыз. Мобиль телефоннан (МТС, Мегафон, Билайн, Coтел, Теле2) республика Сәламәтлек саклау министрлыгы контакт-үзәгенең бушлай кыска номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Безнең дәвалау учреждениесе коды – 540.
Кабул итүгә шулай ук поликлиникада куелган инфомат, gosuslugi.Ru порталы аша да язылырга була.
Республиканың doctor. Bashkortostan.ru бердәм медицина порталында язылу өчен дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлү үтәргә һәм Идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында расланган исәптә тору язмасын алып килергә кирәк. Моның өчен күпфунцияле үзәккә паспорт белән мөрәҗәгать итегез.
Ашыгыч медицина ярдәме чакыру өсөн тел: 03, 8 (34754) 2-20-00, 112.
Диспансерлаштыру буенча сораулар белән 8-927-353-5303 телефоны буенча медицина профилактикасы бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Фото: Яндекс

Читайте нас: