Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Электрон хезмәт кенәгәләре

1 гыйнвардан электрон хезмәт кенәгәләре турында закон үз көченә керде.

“1 гыйнвардан электрон хезмәт кенәгәләре турында закон үз көченә керде. Былтыр көз мин рәсми рәвештә эшкә урнаштым һәм миңа гадәти хезмәт кенәгәсе ачтылар. Ә хәзер ничек? Аны электрон хезмәт кенәгәсенә алыштырачаклармы?” – дип сорый бер предприятиенең яшь хезмәткәре.
-Эш бирүче 2020 елның 1 июленә кадәр язма рәвештә һәр хезмәткәргә сайлау мөмкинлеге - кәгазь хезмәт кенәгәсендә калу яисә тулысынча электрон хезмәт кенәгәсенә күчү турында хәбәр итәргә тиеш. Бу турыда 31 декабрьгә кадәр уйларга кирәк, - дип җавап бирде Көньяк- көнбатыш районара үзәгенең Әлшәй районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү бүлегенең хезмәт буенча белгече Венера ФӘЙЗУЛЛИНА. – Әгәр сез кадрлар бүлегендә хезмәт кенәгәсенең кәгазь версиясен дә сакларға теләсәгез (электрон хезмәт кенәгәсе мотлак алып барылачак), ел ахырына кадәр эш бирүче исеменә гариза язарга кирәк, югыйсә, документ сезгә кайтарып биреләчәк. Ә 2021 елдан эшли башлаучылар тик электрон хезмәт кенәгәсеннән генә файдаланачак.
Кирәк булганда электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматларны кәгазьгә язып та алырга мөмкин булачак. Аны әлеге яки элекке эш бирүче (азаккы эш урыны буенча) , шулай ук Пенсия фонды идарәлеге яки күпфункцияле үзәк тә бирә ала.
Хәзер эш бирүчеләр дә Сезнең хезмәт эшчәнлегегез турында Пенсия фондына да электрон тәртиптә мәгълүмат тапшырырга бурычлы. Тәүге мәгълүматлар 2020 елның 15 февраленнән дә соңламый, ә арытабан – хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлегендәге үзгәрешләргә бәйле (икенче вазыйфага күчерү, эштән китү) тапшырылырга тиеш. Әгәр бернинди дә үзгәреш булмаса, ай саен мәгълүмат бирү таләп ителми.
Читайте нас: