Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Чүп-чар” реформасы. Сораулар кала

Былтыр без барыбыз да беренче тапкыр “чүп-чар реформасы” белән таныштык, аның барышында шулай ук каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга тарифлар турында белдек, бу хакта гәзиттә дә берничә тапкыр яздык.

Былтыр без барыбыз да беренче тапкыр “чүп-чар реформасы” белән таныштык, аның барышында шулай ук каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга тарифлар турында белдек, бу хакта гәзиттә дә берничә тапкыр яздык. Шулай булуга карамастан, шушы көннәрдә каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга түләүне киметү турында сорау белән район үзәгенең Тракт урамында яшәүчедән тагы да бер хат килде.
-Республика Башлыгы күрсәтмәсе, шулай ук Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы һәм БР Хөкүмәте белән сөйләшеп килешү буенча Башкортстанның бөтен территориясендә 2019 елның 1 гыйнварына кадәр каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгаруның даими системасы оештырылган авылларда һәр кешедән 70 сум күләмендә бердәм түләү системасы булдырылды. Ә көнкүреш калдыкларын җыю оештырылмаган урыннарда һәр кешедән 35 сум күләмендә түләү билгеләнде.
Раевка авылында, билгеле булуынча, моңа кадәр чүп-чар оешкан рәвештә чыгарылды (моның белән “Әлшәй-Экология” җәмгыяте шөгыльләнде. – Редакция искәрмәсе), шул сәбәпле безнең хезмәтләр өчен 70 сум күләмендә түләү билгеләнде, - дип җавап бирде мөрәҗәгать итүчегә “Экология Т” җәмгыяте директоры Илнур ШАКИРОВ.
Хәтерегезгә төшерәбез, республиканың 4нче зонасында каты көкүреш калдыкларын җыю, озату, сортировкалау һәм утильләштерү белән Туймазы кампаниясе шөгыльләнә, Әлшәй районы да шунда керә.
Читайте нас: