Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Диспансерлаштыру: пенсия алды яшендәгеләрнең хокуклары

Гәзиттә ел саен диспансерлаштыру үтү өчен пенсия яшендәгеләргә генә түгел, пенсия алды яшендәге кешеләргә дә ике түләүле көн бирелүе турында күп тапкырлар яздыгыз.

“Гәзиттә ел саен диспансерлаштыру үтү өчен пенсия яшендәгеләргә генә түгел, пенсия алды яшендәге кешеләргә дә ике түләүле көн бирелүе турында күп тапкырлар яздыгыз. Ә безнең оешма җитәкчелеге түләргә теләми. Нәрсә эшләргә?” – дип сорый Раевка авылында яшәүче бер ханым.
-Бу хокук Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 185.1 статьясы белән ныгытылган. Эштән җибәрү көннәре турында җитәкче белән алдан сөйләшеп килешенә, хезмәткәр гариза яза. Эш бирүче пенсия алды яшендәге кешедән үз статусын раслауны таләп иткән очраклар була, ә мондый хәл законда каралмаган. Мәсьәләне хәл итү өчен болай эшләргә була: Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта электрон сервис эшли, ул пенсия алды яшендәге гражданнарның нинди категориясенә кертелүе турында белешмәгә читтән торып заказ бирү мөмкинлеге бирә. Аны электрон почта аша алып, диспансерлаштыруга түләүле ике көн бирелүе турында гариза белән бергә бирергә мөмкин.
Хәтерегезгә төшерәбез, башка хезмәткәрләр бу хокук белән өч елга бер тапкыр файдалана ала һәм аларга түләүле бер көн бирелә, - дип җавап бирде Көньяк- көнбатыш районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Әлшәй районы буенча бүлегенең хезмәт буенча белгече Венера ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: