Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ничек вируслы инфекция эләктермәскә?

Республикада кискен вируслы инфекция һәм грипп буенча эпидемия кимүгә бара, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәлеге.

Республикада кискен вируслы инфекция һәм грипп буенча эпидемия кимүгә бара, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәлеге. Ә безнең районда эшләр ничек тора?
-Гыйнварь һәм февраль айларында кискен вируслы инфекцияләр белән 1178 кеше, шул исәптән 872 бала һәм 306 өлкән кеше чирләде, - ди Раевка үзәк район дәваханәсе табиб-эпидемиологы Регина ҖИҺАНГИРОВА. – Үткән ел белән чагыштырганда авыру дәрәҗәсе 38,4 процентҡа югары, былтыр 725 әлшәйле чирләгән.
Кискен вируслы инфекция диагнозы белән дәваханәгә 14 кеше салынды, аларның 12се – балалар. 56 кеше пневмония белән чирләгән, шуларның 33е – балалар һәм 23е – өлкәннәр, алар барсы да шулай ук дәваханәгә салынган. Бер өлкән кешедә грипп теркәлгән.
Вируслы инфекция йоктырмау өчен шәхси профилактика чараларын күзәтегез: кеше күп булган урыннарда битлек киегез, авырулар белән аралашмаска тырышыгыз, кулыгызны сабын белән еш юыгыз, идәннәрне юып торыгыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, - дип искәртте табиб-эпидемиолог.
Читайте нас: