Әлшәй хәбәрләре
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Геройларны онытмыйбыз

“Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан районда һәлак булган яугирләргә һәйкәлләр ачу планлаштырыламы?”, - дип сорый “Әлшәй хәбәрләре” гәзитен укучы бер ханым.

“Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан районда һәлак булган яугирләргә һәйкәлләр ачу планлаштырыламы?”, - дип сорый “Әлшәй хәбәрләре” гәзитен укучы бер ханым.
-Һәр авыл биләмәсеннән фронтка йөзләгән кеше киткән, аларның барсына да туган ягына исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап, сугышта һәлак булган яугирләр истәлегенә Түбән Әүрез, Идрис һәм Ташкичү авылларында һәйкәлләр төзү, Гәйнәямактагы һәйкәлне төзекләндерү буенча халык җыеннарында тиешле карарлар кабул ителде.
Быел урындагы бюджеттан Шафран авылындагы Туганнар каберлегендә мәрмәр плиталарны алмаштыруга акча бүленгән. 2019 елда җәмәгать территорияләрен комплекслы төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында монда һәйкәлне ремонтлау, коймасын алмаштыру, территориягә асфальт җәю эшләре башкарылган, брусчатка салынган. Аксен авылында да зур күләмле эшләр үткәрелгән, анда ял паркы төзекләндерелә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәлне реконструкцияләү эшләре тәмамлана. Раевка авылында Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалеры бюстлары куела.
Башка авыл биләмәләрендә авыл халкы, инициатива төркемнәре, малтабарлар ярдәме белән обелискларны агарту, буяу һәм штукатурлау эшләре башкарыла. Бу изге эшкә мәктәп укучылар да зур өлеш кертә, алар һәлак булган яугирләрнең каберләрен тәртиптә тотарга ярдәм итә. Шулай ук оештыру, истәлекле стелалар төзү өчен җир бүлү мәсьәләләре белән шөгыльләнгән урындагы үзидарә органнары бу җәһәттән зур эшләр аткара, - ди район Советы секретаре Шамил СӘЛИМОВ.
Фото: yandex.ru
Читайте нас: