Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ни өчен коммуналь хезмәтләргә компенсация күләме кимеде

“Коммуналь хезмәтләргә түләгән өчен ай саен 900 сум күләмендә акчалата компенсация ала идем, ә июнь аенда 200 сум гына бирделәр. Моның сәбәбе нәрсәдә?” - дигән сорау белән редакциягә шалтыратты Раевка авылында яшәүче пенсионер.

Башкортстан Хөкүмәте карарына ярашлы, субсидиянең һәм айлык акчалата компенсациянең күләме җылыту мизгелендә (октябрьдән майга кадәр) торак-коммуналь хезмәтләрнең республика стандарты хаклары зур күләмдә, җылыту мизгеле арасындагы чорда(июньнән сентябрьгә кадәр) азырак күләмдә исәпләнә.
Шуңа да, җылыту мизгеле тәмамланганнан соң, 1 июньнән алып, субсидияләр һәм айлык акчалата компенсациянең күләме кимеде, дип җавап бирде халыкны социаль яклау республика үзәгенең Бәләбәй шәһәре һәм Бәләбәй районы буенча филиалы директоры урынбасары Лариса РОДИЧЕВА.
Фото:fbm.ru
Читайте нас: