Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кайчан су чистарту станциясе төзеләчәк?

Безнең авылда эчәр суның сыйфаты бик начар.

«Безнең авылда эчәр суның сыйфаты бик начар. Сез кайчандыр бездә су чистарту системасын төзү планлаштырылган, дип яздыгыз. Бу эш ничек бара?» - дип сорый район үзәгендә яшәүче ханым.
-«Экология» милли проектының «Чиста су» төбәк проекты кысаларында Раевка авылында су чистарту станциясе төзеләчәк. Проект-смета документлары эшләнгән һәм экспертиза үткән. Хәзерге вакытта республика Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән район бюджетына төзелеш өчен субсидияләр бирү турында килешүгә кул куелды. Аукцион документациясе эшләнде, ул аукцион игълан итү һәм подрядчы оешманы билгеләү өчен конкурент сәясәте буенча БР Дәүләт комитетына җибәрелде. Эшләр өч елга планлаштырылган. Быел әзерлек эшләре башкарасы, су чистарту станциясе төзү өчен мәйданчыкны вертикаль планлаштырырасы бар. Төп төзелеш-монтаж эшләре 2021-2022 елларда башкарылачак. Объектны файдалануга тапшыру 2022 елның декабренә планлаштырылган, - дип җавап бирде район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы белгече Альбина СӘЛИХОВА.
Читайте нас: