Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Автобус та, юл да юк

Чуракай авылында яшәүче бер ир социаль челтәрләрдә мәктәп автобусының йөрмәве һәм авылда юлларның торышына зарланып язган.

-Мәктәп автобусы бар, ул укучыларны Шафран авылына алып бара һәм дәресләрдән соң Чуракай авылына алып кайта, - дип җавап бирә район хакимияте башлыгы урынбасары Наил ХӘЙРЕТДИНОВ. – Юлларга килгәндә исә, Чишмә – Кыргыз- Миякә трассасыннан алып авылда Салават Юлаев һәм Күл урамнары буйлап асфальт салынган. Быел җәй июнь-июль айларында юл ремонтлау-төзү идарәлеге эшчәннәре чокырларны ямау эшләрен башкарды. Салават Юлаев урамының калган өлешенә вак таш түшәлгән, акча булса, 2021 елга юлны күтәртү эшләре планлаштырылган. Башка урамдарга килгәндә, Шафран авыл Советы Әлшәй юл ремонтлау- төзү идарәлеге белән берлектә юлларны тигезләү һәм таш түшәү белән шөгыльләнә. Бу юлларга асфальт салу каралмаган. Быел Чуракай авылына кергән юлдагы чокырларны ямау өчен өстәмә акча бүленгән.
• Фото:pixabay.com
Читайте нас: