“Сарыш авылында зур чара үткәрү планлаштырылган һәм анда 65 яшьтән өлкәннәр дә булачак. Ә бөтен җирдә, шул исәптән безнең районда да, коронавирус котыра. Ниндидер чара күрегез, зинһар!” Социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбировка килгән мөрәҗәгатьтән.
-Чынлап та, “Аек авыл” республика конкурсы кысаларында Сарыш авылында зур чара үтәргә тиеш иде. Әмма коронавирус инфекциясе сәбәпле имин булмаган эпидемиологик хәлгә бәйле районда планлаштырылган барлык зур күләмле чаралар үткәрелмәячәк, - диде район Советы секретаре Шамил СӘЛИМОВ.