Әлшәй хәбәрләре
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Янгынны искәртүче җиһаз кемнәргә бушлай бирелә

“Хәерле көн, хөрмәтле редакция. Янгынны искәртүче җиһаз кемнәргә бирелергә тиеш һәм моның өчен кайда мөрәҗәгать итәргә? – дип сорый район үзәгендә ялгыз яшәүче бер пенсионер.

“Хәерле көн, хөрмәтле редакция. Янгынны искәртүче җиһаз кемнәргә бирелергә тиеш һәм моның өчен кайда мөрәҗәгать итәргә? – дип сорый район үзәгендә ялгыз яшәүче бер пенсионер.
-Башкортстан Хөкүмәте карарына ярашлы, автономлы янгынны искәртүче прибор бюджет исәбенә йортларга 2016 елдан башлап куела башлады. Иң элек алар белән социаль яктан хәвефле гаиләләр тәэмин ителде. Соңыннан бу категориягә аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләр дә өстәлде. 2018 елдан алып балалары туган һәр гаиләгә бу прибор бирелергә тиеш. Ә бер ел элек аны бушлай алырга тиешле гражданнарның яңа категориясе билгеләнде. Алар – 55 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары.
Янгынны искәртүче җиһазны алу өчен үзегез яшәгән авыл биләмәсе хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип җавап бирде Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитетының Янгыннарны искәртү үзәге инспекторы Дилә ӘБЕЛХАНОВА. - Әгәр сез бу категорияләргә кермәсәгез, приборны үзегез сатып ала аласыз. Ул кыйммәт түгел, якынча 300-350 сум тора.
Читайте нас: