Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Өй мич ягып җылытылганда коммуналь хезмәтләргә ничек компенсация алырга?

Әтием икенче төркем инвалиды, ай саен коммуналь хезмәтләргә түләү өчен акча алды.

“Әтием икенче төркем инвалиды, ай саен коммуналь хезмәтләргә түләү өчен акча алды. Хәзер компенсацияне түләү квитанциясе буенча тәгаенлиләр. Әтиемнең өе мич белән җылытыла, бу осчракта аңа нәрсә эшләргә? Елына ике машина утын кирәк, - дип мөрәҗәгать итте бер гәзит укучыбыз.
Бу сорауны без республика халыкны социаль яклау үзәгенең Бәләбәй районы һәм шәһәре буенча филиалы директоры Лилия БУРГАНОВАГА бирдек:
-Сентябрьдән льготага ия булучылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә компенсацияне яңача исәпләү буенча ала башлады. Элек айлык акчалата компенсация күләме республиканың муниципаль берәмлекләре буенча Башкортстан Хөкүмәте карары белән торак-коммуналь хезмәте өчен түләүнең республика стандартларына ярашлы билгеләнә иде. Хәзер бер тапкыр бирелә торган компенсация тәгаенләү тәртибен билгеләүче норматив-хокукый актларның аерым положениеләрен федераль канунияткә тап китерү максатында, торакка һәм коммуналь хезмәтләргә исәпләүче приборлар буенча, ләкин куллану нормативларыннан артык булмаган түләүләрдән чыгып исәпләнә.
Түләүләрнең күләме киләсе айның 10нчы числосына кадәр хезмәтләр өчен түләнгән суммадан алып исәпләнә. Шунысы мөһим, бер тапкыр бирелгән акчалата түләү – кешенең торак-коммуналь хезмәттлр өчен түләнгән чыгымнарын кире кайтару ул. Бурычлары булганнарга компенсация түләнми.
Үзәкләштерелгән җылыту системасы булмаган йортларда яшәүчеләргә елына бер тапкыр гариза буенча коммуналь түләүләр өчен киткән чыгымнарга (каты ягулык, баллонлы газ), нормага ярашлы, каты ягулык һәм баллонлы газ сатып алуга киткән чыгымнарын күрсәтүче документлар булган очракта, компенсация түләнә.
Читайте нас: