Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Салымнарны түләргә вакыт

Йортыбыз ике милекчегә – иремә һәм миңа язылган.

«Йортыбыз ике милекчегә – иремә һәм миңа язылган. Иремә салым түләү квитанцияләре килде, ә миңа нигәдер юк. Ташламаларым да юк», - дип яза социаль челтәрләрдә район үзәгендә яшәүче бер ханым.
- 2019 ел өчен милек салымнарын түләү вакыты 1 декабрьдә тәмамлана, - дип хәбәр иттеләр Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча 31нче районара инспекциясендә. - Әгәр салым кәгазе килмәсә һәм салым түләүдән азат итүче ташламаларга ия булмаган очракта, сезгә теләсә кайсы салым инспекциясенә (исәпкә куелу урынына крамастан), күпфункцияле үзәккә шәхесне раслаучы документ белән мөрәҗәгать итәргә яки «Салым түләүченең шәхси кабинеты» аша, шулай ук «Русия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә» сервисы ярдәмендә гариза җибәрергә кирәк.
Күчемсез милеккә һәм транспорт чараларына беркайчан да салым кәгазьләре алмаган һәм салым салына торган мөлкәткә карата ташламалар булу турында хәбәр итмәгән очракта, граждннар әлеге объектларның барлыгы турында салым инспекциясенә хәбәр итәргә тиеш.
Фото:ptoday.ru
Читайте нас: