Әлшәй хәбәрләре
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Икенче программада катнаша аласыз

“Без күп балалы гаилә, “Яшь гаилә” программасы буенча торак шартларын яхшыртуга чиратта торабыз.

“Без күп балалы гаилә, “Яшь гаилә” программасы буенча торак шартларын яхшыртуга чиратта торабыз. Дүрт ел элек чиратта алтынчы идек һәм хәзер дә алга китеш юк. Моннан тыш, яшь буенча чикләүләр бар, әгәр ата-аналарга 36 яшь тулса, программадан чыгасыз, диделәр. Әгәр мохтаҗ дип таныганнар икән, ни өчен без ярдәмсез калырга тиеш?” – дип сорый күп балалы ана.
- “Русия Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасының “Торак белән тәэмин итүдә һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү” максатлы программасының шартлары шундый, - диде район хакимиятенең торак программаларын тормышка ашыру буенча баш инспекторы Зөлфия Вәлишина. - Беренче чиратта, социаль түләүләр белән, исәпкә куелу датасыннан чыгып, өч һәм аннан күбрәк баласы булган яшь гаиләләр тәэмин ителә. Сезгә кадәр гариза биргән күп балалы гаиләләр булу сәбәпле, кемнедер чираттан чыгарырга хокукыбыз юк. Әлеге программадан төшеп калган очракта, сез икенчесендә, мәсәлән, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасында катнаша аласыз, анда яшь буенча чикләүләр юк. Сорауларыгыз булса 3-07-40 телефоны буенча консультация ала аласыз.
фото: yandex.ru
Читайте нас: