Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Юл шулкадәр начар»

Никифар ягына бара торган юл шулкадәр начар, әйтеп аңлатырлык та түгел.

«Радий Фәритович, саумысыз. Әле юллар турында сөйли торган мизгел түгел, әлбәттә, шулай да, Миякә районының Мәнәвезтамак, Ихтисад авылларына игътибар итегез әле, зинһар. Никифар ягына бара торган юл шулкадәр начар, әйтеп аңлатырлык та түгел. Халык матур яшәргә тырыша, зур йортлар төзи, ә юллар котычкыч хәлдә, кайда карама чокыр-чакыр, беркайчан да ремонт эшләнмәгән». Республика Башлыгы Радий Хәбировка социаль челтәрләрдә килгән мөрәҗәгатьтән.
- Әлшәй районы территориясендә, Никифардан алып Гәйнәямакка кадәр 6 чакрым озынлыктагы юл участогын республиканың Юл хуҗалыгы идарәсе хезмәтмәтләндерә, анда 2019 елның дүртенче кварталында вак таш салынды, - дип җавап бирә район хакимияте башлыгы урынбасары Наил Хәйретдинов. - Икенче участок - Гәйнәямактан алып Тукмакбашка кадәр юл, аның - озынлыгы 6,5 км, Әлшәй юл ремонтлау-төзү идарәсе карамагында. Анда урындагы карьердан алынган вак таш һәм кырчын таш түшәлгән. Агымдагы елның августында аерым участокларда 600 м юл төзекләндерелде. Ноябрь аенда бу юлда автогрейдер эшләде. Әгәр шушы юллардан үткәндә кыенлыклар килеп туса, республика Юл хуҗалыгы идарәсенең тәүлек әйләнәсенә эшләүче диспетчерлык хезмәтенә 8-927-955-1100 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Фото: poembook.ru
Читайте нас: