Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар

“Раевка” кинозалы ничек эшли?

Раевка үзәгендә кинозал ачылуы турында гәзиттә укып белдек.

Раевка үзәгендә кинозал ачылуы турында гәзиттә укып белдек. Авылда яшибез, интернет юк, оныкларыбызны кинога алып барырга иде, үзебезнең дә бәйрәмчә бизәлгән Раевканы күрәсе килә. Кино залының ничек эшләве турында аңлатып китмәссезме?
-“Мәдәният” милли проекты кысаларында бүленгән федераль грантка ярашлы, 3 декабрьдән Раевка мәдәни-үзәгендә заманча җиһазландырылган кинозал эшли башлады.
Әмир Абдразаков исемендәге “Башкортстан” киностудиясе ай саен фильмнар күрсәтү репертуары планын җибәрә. Хәзер дөнья һәм Ватаныбызның яңа киноларын карау өчен шәһәргә барырга кирәкми. Бу фильмнар үзебезнең кино залында күрсәтеләчәк. Фильмнарны 3D форматта күрсәтү дә күзалланган.
Кино залы пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр эшли. Эш көннәрендә кино күрсәтү 16 сәгатьтә һәм 19 сәгать 30 минутта, ә шимбә һәм якшәмбе көннәрдә –11 һәм 16 сәгатьләрдә. Билет хакы 100 сумнан алып, аны кассада кулакчага гына сатып алырга мөмкин. Өстәмә материал Контактта һәм Инстаграммда “Раевка” кинозалы төркемендә, шулай ук мәдәният бүлеге сайтында урнаштырылачак.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча 3-07-56 телефонына шалтыратырга мөмкин.
Фото: resbash.ru
Читайте нас: