Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шәхес
20 апрель 2018, 02:00

Туган җирем, һәр төбәгең миңа Әти йорты кебек кадерле...

Азат Миңнегали улы Ганиев – намуслы һәм фидакарь хезмәте, туган ягына чиксез сөюе һәм тугрылыгы белән якташлары арасында лаеклы абруй казанган шәхесларнең берсе.

Азат Миңнегали улы Ганиев – намуслы һәм фидакарь хезмәте, туган ягына чиксез сөюе һәм тугрылыгы белән якташлары арасында лаеклы абруй казанган шәхесларнең берсе.
Әйе, аның бөтен гомере туган төяге, күңеленә якын Никифар авылы белән тыгыз бәйле. Әлшәйнең хозур табигать кочагында урынлашкан Никифар авылында дөньяга килеп, балачак һәм яшьлек еллары шунда үтә. Үзенең язмышын, булачак тормыш иптәшен дә Никифарда очрата Азат Миңнегали улы. Хәзер менә ярты гасырдан артык кулга-кул тотынып, ике кызларының һәм оныкаларының уңышларына куанып, тату гомер кичерә алар. Бетмәс мәшәкатьләргә бай, тынгысыз хезмәт елларында нәкъ шунда шәхес, җитәкче буларак формалаша һәм гомер көзен - якташларының чиксез рәхмәте һәм тирән ихтирамы белән сугарылган, юмарт һәм күркәм гомер бәйрәмен дә туган Никифар авылында каршылый Азат абый.
“Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул”, ди халык мәкале. Бу нәкъ аның турында әйтелгәндер ул. Ишле гаиләдә туган малай кече яшьтән крестьян хезмәтен татып үсә. Бөек Ватан сугышы башлану белән әтисе өлкән абыйсы белән фронтка китә. Әмма аларга яу яланыннан әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Әнисе балаларын ялгызы аякка бастыра. Армиядә хезмәт иткәннән соң, Азат колхоз басуына эшкә чыга. Тәүдә тракторчы, соңыннан шофер булып эшли. Балачактан җир эшенә күнеккән, техникага битараф булмаган егет, авыл хуҗалыгын арытабан үстерү өчен квалификацияле кадрлар кирәклеген аңлап, Бәләбәйдәге авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, дипломлы яшь белгеч булып колхозга кайта һәм трактор бригадасына җитәкчелек итә.
Нинди генә эшкә тотынмасын, Азат Миңнегали улы үз бурычына җаваплы карый һәм эшен намуслы башкара. Шуңа да “Правда” колхозының партия комитеты секретарен район авыл хуҗалыгы идарәлеге җитәкчесе урынбасары итеп тәгаенләүләренә гаҗәпләнергә дә түгел. Әмма җаны-тәне белән Никифар җиренә береккән Ганиев сандугачлар төбәге булган авылыннан, аның саф һавалы иртәләреннән, мул уңышлы иген басуына илткән таныш сукмаклардан, авылдашларыннан башка тормышын күз алдына да китерә алмый. Ике елдан соң, легендар колхоз рәисе Ә. Ә. Зиннәтуллин хаклы ялга киткәч, “Правда”га эшкә кайта.
Азат Миңнегали улы районда гына түгел тирә-якта алдынгы колхозларның берсе булган, югары уңышлары белән даны бөтен республикага таралган бу колхозга егерме ел җитәкчелек итә. Ул эшләгән дәвердә төзелеш киң колач ала – производство биналары, социаль-мәдәни объектлар, басу һәм ферма эшчәннәре өчен торак йортлар төзелә, авыллар төзекләндерелә. Җитәкче производство күрсәткечләре генә түгел, колхозчыларның да тормышы күтәрелсен, авылда яшәү сыйфаты яхшырсын өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Ә бит хуҗалыкта бер генә авыл булмаган. Аларның һәрберсендә юллар салу, су белән тәэмин итү, газ кертү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Дим елгасы аша газ үткәргеч төзүгә ирешкән никифарлыларның тыршылыгы белән күрше Гәйнәямак һәм башка авылларда яшәүчеләрнең дә йортларына зәңгәр ягулык килә. Колхозчылар өчен 80 фатир (ә бу үзе - ике урам) төзелә. Хуҗалык шәхси торак төзүчеләргә дә ярдәм итә, Урал аръягы районнарыннан буралар кайтарту өчен бушлай транспорт бүленә. “Правда” колхозы җитәкчелеге хәтта андагы хуҗалыкларның берсе белән дусларча мөнәсәбәт урынлаштыра, килешү буенча бүрәнә өчен орлык, фураж һәм башка товарлар озата. Хезмәт ияләренең лаеклы эш хакы алуы турында әйтеп торасы да түгел. Шуңа да ул елларда колхозда кадрларга бәйле кытлык булмый – авыл эшчәннәре, һәркем үз эшенең кадерен белеп, ярыш оештырып, намус белән хезмәт сала.
Никифар авылы тиздән биек йортлары, чиста урамнары, соклангыч производство биналары, балалар бакчасы, куәтле участок дәваханәсе булган иң матур һәм иң төзекләндерелгән авылларның берсе булып китә һәм монда килгән һәркемдә ул җылы тәэссоратлар калдыра. Кунакларны, иң элек, бер сменада 75 кешене кабул итә алган амбулаториясе һәм 50 койка-урынлык стационаре булган заманча җиһазлар белән җиһазландырылган участок дәваханәсе сокландыра. Бу бина бик кыска вакыт – бер ел эчендә “Правда” колхозы рәисе А. М. Ганиев инициативасы белән төзелә, ә1988 елда Азат Миңнегали улы 1988 елда Мәскәүгә табибларның I Бөтенсоюз съездына чакырыла. Ул анда медицина өлкәсендә эшләмәгән, авылдашларын сыйфатлы медицина хезмәтләндерүе белән тәэмин итү өчен яңа дәваханә бинасы төзегән бердәнбер делегат була.
Ганиевның уңышлары турында сөйләгәндә аның тормыш иптәше, 1969 елдан алып, медицина институтын тәмамлаганнан соң Никифар участок дәваханәсенә җитәкчелек иткән Клара Мөхәммәтхуҗа кызының роле хакында да әйтеп үтмәү мөмкин түгел, әйткәндәй, ул бүген дә шушы вазыйфасында хезмәт сала. Бу еллар эчендә баш табиб якташлары өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Аның иң зур казанышларының берсе – республикада беренчеләрдән булып галокамераны куллануга кертү, анда тын юллары авырулары белән җәфаланган пациентларны дәвалау өчен тоз шахтасы булдырыла. К. М. Ганиева җитәкчелек иткән дәваханә һәрвакыт алдынгылар сафында була, анда дәваланганнар һәрвакыт савыгып, канәгать кайтып китә. Ганиевларның ике кызы да әниләре юлын сайлаган, бу да аларның гаиләсендә табиб һөнәренең абруе турында сөйли. Ләйсән – табиб-эндоскопист, Ида – табиб-аллерголог, алар Уфада яши һәм эшли. Икесе дә “Елның иң яхшы табибы” исеменә һәм “Алтын эскулап” статуэткаларына лаек булган. Ганиевларның бердәнбер оныкасы, медицина университетында укучы Эльзаның да тиздән табиб булачагы беркемне дә гаҗәпләндермәс, дип уйлыйм.
Елгалар, туган җир куеныннан бәреп чыгып, язмыш билгеләгән тарафка юл ала. Шуның кебек кешене дә язмыш һәм аның теләк-максатлары тормыш буйлап алып бара. Ә Азат Миңнегали улын гомер юлында нинди омтылышлар әйдәгән соң? Районның шәрәфле гражданины, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, халык мәгарифе отличнигы, “Почет билгесе” ордены кавалеры, бүген үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләүче ир-узаман, һәр төбәге әти йорты кебек кадерле булган туган җиреңдә эшләү зур канәгатьлек китерә, ә уңышлар яңадан-яңа казанышларга илһамландырып, күңелгә дәрт-дәрман, яшәү көче өсти, ди.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Районның шәрәфле гражданины А. М. Ганиев.
Читайте нас: