Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Шәхес
27 апрель 2018, 02:00

“Язмышыма үпкәм юк”

Миңнеәхмәт Зарипов Чернобыль атом электр станциясендәге авария эземтәләрен бетерүдә катнаша

Миңнеәхмәт Зарипов Чернобыль атом электр станциясендәге авария эземтәләрен бетерүдә катнаша
Өстәл тулы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, медальләр, алар арасында II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале, бихисап фоторәсемнәр... Боларның барысы да мәкаләбез героена гына түгел, бөтен илебез өчен җиңел булмаган чорга – Чернобыль вакыйгаларына алып кайта.
1986 елның 26 апрелендә Советлар Союзында атом энергетикасы тарихындагы гаять зур һәлакәт бөтен дөньяны тетрәндерә. Украинада Чернобыль атом электр станциясенең бер реакторы шартлап, тирә-якка бик күп радиоактив матдәләр тарала. Авария эземтәләрен бетерүгә илебезнең төбәкләреннән меңәрләгән кеше җибәрелә. Алар арасында якташыбыз Миңнеәхмәт Зарипов та була.
-Без ул вакытта гаиләбез белән Казахстанда, Тимертау шәһәрендә яши идек, - дип башлады сүзен Миңнеәхмәт Гобәй улы. – Мин автобус йөртәм. Хатыным белән ике бала тәрбиялибез.
Миңнеәхмәт абый тумышы белән Слак авылыннан, ишле гаиләдән. Бөек Ватан сугышын үтеп кайткан әтисе белән әнисе җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Авыл мәктәбен тәмамлаган егет шоферлыкка укый. Армиядән кайткач, бораулаучы белгечлеге ала, Уфада эшли. Яңа 1976 елга аяк басканда сөйгәне, авылдашы Рәйлә белән гаилә коралар. Нәкъ менә Тимертауда төпләнгән Мидхәт абыйсы яшьләрне үз янына, металлурглар шәһәренә чакыра да инде.
- Чернобыльгә авариядән соң тәүгеләрдән булып Мидхәт абыемны алдылар. Ул анда алты ай булып кайтты. Бер елдан соң, 1987 елның май башларында миңа да чират җитте.
Тимертаудан җибәрелгән 90 кеше Белоруссиянең Чернобыль һәлакәте нәтиҗәсендә нык кына зыян күргән Гомель өлкәсенә, зур булмаган Хойники шәһәренә эләгә. Аларны ике яруслы койкалар куелган палаткаларга урнаштыралар, солдат формасы бирәләр.
Зариповның хәрби часте авария урыныннан 30 километрга кадәр ераклыктагы авылларны дезактивацияләү белән шөгыльләнә.
-Мин алдан су сиптерү машинасында юлны юдыртам, арттан кешеләр төялгән автомашиналар колоннасы бара. Менә шулай йөрдек. Без ул вакытта радиация, аның тәэссире турында күп нәрсәне белми идек. Чөнки бернинди үзгәреш тә юк - йортлар, машиналар үз урынында, ис-фәлән сизелми. Тик килгәч тә тамак төбе әчетә, авыз кибә башлады. Радиация йогынтысы ул, дип аңлаттылар.
Ликвидаторлар дозиметрлар белән территорияне тикшереп, зарарланган җир катламын көрәк белән җыеп ала, каралты-кураларны сүтә һәм барысын да урманга, махсус каберлекләргә чыгара. Техника да шунда күмелә.
Адәм баласы бар нәрсәгә дә өйрәнә, диләр бит. Типсә-тимер өзәрлек яшь ирләрне авырлыклар куркытмый, күзгә күренмәгән дошман – радиациягә акрынлар күнегәләр. Әмма яшәү өчен бөтен шартлары булып та, җан әсәре күренмәгән буш өйләргә карап йөрәкләре әрни аларның. Кешеләр бар мөлкәтен калдырып, хәтта өстәлдәге ризыкны да җыештырырга өлгермичә, ашыгып йортларын ташлап киткән. Бу буш өйләр, әле кайчан гына сөенечләре һәм көенечләре белән гөрләп торган тормышның өнсез шаһитлары, атомны буйсындырырга тырышкан бөтен кешелеккә үпкә белдергәндәй тоела.
-Ә андагы кызарып пешкән алма, груша һәм чия бакчаларын күрсәгез икән! Тәмләп карыйсы килә – ләкин ярамый. Елгаларда балык шулкадәр күп, шундый эре, кызыгып тотып алабыз да, кире җибәрәбез, - ди әңгәмәдәшем, елмаеп.
Һәлакәтнең нәкъ үзәгендә дә эшләргә туры килә аңа. Шартлаган реактор янындагы су суырткыч станциясе түбәсенең рубероидын куптаралар.
-Чиратлап тиз генә түбәгә менәсең дә, рубероидны кисәкләргә бүлеп аска, кургаш белән тышланган “КамАЗ” кузовына ыргытасың. 45 секунд соң, тизрәк аска төшәсең. Һәм радиоактив тузанны юар өчен коену бүлмәсенә йөгерәсең. Минут ярымга кадәр эшләдек. Радиация дәрәҗәсе, әлбәттә, күпкә югары иде.
Ликвидаторлар, дөньяда моңа кадәр күрелмәгән афәт эземтәләрен бетерүдә, һәркөнне гомерләрен куркыныч астына куя, үз-үзен аямый, чын мәгънәсендә, каһарманлык күрсәтә. “Батырлыкка һәм чыдамлылыкка сынауны ышанычлы үтте”, дип язылган Миңнеәхмәт Зариповка бирелгән мактау кәгазьләренең берсендә. Ничек барсына да түзде икән ул? Авылда, бәләкәйдән кара эштә эшләп үсүе, төрле хәлләрдә куркып калмавы, рух ныклыгы ярдәм иткәндер, бәлки. Якыннарының аның исән-сау әйләнеп кайтуына ышанычы көч өстәгәндер.
Чернобыльдән соң тормыш үз җае белән дәвам итә – эш, балалар, гаилә мәшәкатьләре. “Рәхәт булса да, торган җир, сагындыра туган ил”, дип юкка гына әйтмиләр икән. Еллар үткән саен күңел туган якка ныграк тартыла. Миңнеәхмәт абыйның өлкән яшьтәге әнисе дә газизләренең бөтенләйгә кайтуларын көтә. Һәм 2001 елда Зариповлар, җыйган дөньяларын калдырып, төшләренә кереп йөдәткән Слакка кайтып төшә. Әңгәмәдәшем әти-әнисе исән чакта аларның янында булуына, сөекле кешеләрен соңгы юлга озата алуына язмышына рәхмәтле.
Ул Слак сусаклагычын хезмәтләндерүче оешмага слесарь-ремонтчы булып урнаша. Туган ягы өчен янып яшәгән, гаделлек яклы, тынгысыз якташларын авылдашлары староста итеп сайлап куя. Ул бу вазыйфаны да Миңнеәхмәт абый, һәрвакыттагыча, намус белән биш ел башкара.
Зарарланган зонада алты ай бергә эшләгән Тимертаудагы дуслары белән Башкортстанга кайтканнан бирле бәйләнеше өзелгән Миңнеәхмәт Гобәй улының. Бүген ул районыбыздан Чернобыль фаҗигасендә катнашканнар белән аралаша. Дөрес, соңгы вакытта очрашулар күбрәк дәваханә коридорларында үтә - радиация эссез узмый шул. Хәвефле зонага тәүгеләрдән булып эләккән Мидхәт абыйсы да күптәннән якты дөньяларда юк инде.
Бүген Миңнеәхмәт абый үзенең гомерлек тугры юлдашы, ныклы таянычы һәм терәге булган Рәйлә апа белән район үзәгендә яши. Чернобыль атом электр станциясендә авария эзмтәләрен бетерүдә катнашучы буларак бирелгән дәүләт торак сертификатына фатир сатып алганнар. Хәзер инде балаларының үз гаиләләре бар. Уллары Илдар - Слакта, кызлары Розалия Раевкада дөнья корган, картәни һәм картәтиләрен шатландырып алты оныклары үсә. “Өлкәне армиядә хезмәт итә”, - ди картәти, горурланып. Улы да ил алдындагы изге бурычын үтәгән.
-Язмышыма үпкәм юк, шулай булырга тиеш булгандыр, күрәсең, - ди Миңнеәхмәт абый. – Тик балаларыбыз һәм оныкларыбызга мондый сынауларны кичерергә язмасын иде.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Автор фотосы.
М. Г. Зарипов.
Читайте нас: