Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шәхес
25 сентябрь 2018, 02:00

Мостай Кәримнең 100 еллыгы киң билгеләнәчәк

РеспубликаБашлыгы Рөстәм Хәмитов Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримне искә алукөнендә аның каберенә чәчәкләр салды.

Киләсе елда Социалистик Хезмәт Герое Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу билгеләнәчәк. Бу уңайдан Русиядә һәм Башкортстанда юбилей чаралары үтү көтелә. Аларга әзерлек барышы Хөкүмәт йортында үткән оештыру комитеты утырышында тикшерелде. Аңа Премьер-министр Рөстәм Мәрданов рәислек итте.

Премьер-министр белдерүенчә, юбилей федераль дәрәҗәдә үткәреләчәк. Русиянең Мәдәният министрлыгы боерыгы белән федераль оештыру комитеты составы расланган. Аны Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский җитәкли, рәистәш итеп Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәгаенләнгән.

— Мостай Кәримнең юбилее республикабыз өчен мөһим чорда — Башкортстанның 100 еллыгында уза. Бу ‒ әлеге юбилейга аерым мәгънә өсти. 2019 елда безне тагын бер күркәм чара — Башкорт дәүләт академия драма театры юбилее көтә. Бу чаралар бер-берсенә аваздаш, бер-берсен тулыландырачак, — диде Рөстәм Мәрданов.

Үз хәбәрчебез.
“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: