Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Шәхес
13 ноябрь 2018, 02:00

Кеше китә-истәлеге кала

Авылыбызның хөрмәтле кешеләренең берсе, 40 елдан артык гомерен иң игелекле һөнәргә - балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, РСФСРның халык мәгарифе алдынгысы, БАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы Латыйпова Кәримә Габдулла кызы...

Авылыбызның хөрмәтле кешеләренең берсе, 40 елдан артык гомерен иң игелекле һөнәргә - балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, РСФСРның халык мәгарифе алдынгысы, БАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы Латыйпова Кәримә Габдулла кызы үз укучылары өчен талантлы педагог, изге күңелле остаз, чын дус һәм авылдашлары өчен һәрьяклап үрнәк булды.
Ул Трунтаиш авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Хезмәт эшчәнлеген Мрак педагогия училищесын тәмамлаганнан соң 1947 елда Түбән Әүрез җидееллык мәктәбендә укытучы булып башлый. Өч елдан соң туган авылына кайта һәм хаклы ялга чыкканчы башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт сала. Кәримә Габдулла кызының утыз елдан артык гомере Трунтаиш мәктәбендә уза. Тынгысыз, эшендә ару-талу белмәгән укытучы балаларны укырга һәм язарга гына түгел, ә дус булырга, хыялланырга, һәр мизгелнең матурлыгын күрә белергә өйрәтте.
Ә алар, укучылары, беренче укытучыларын еллар узгач та онытмады һәм яратты, Кәримә апа гомере буена һәр укучысы белән элемтәдә булырга тырышты, аларның уңышларына сөенде, авыр минутларда ярдәм кулы сузарга әзер булды. Кәримә Габдулла кызы ата-аналар арасында лаеклы абруй казанды, яшь педагоглар белән эш тәҗрибәсен теләп уртаклашты. Аңа яше дә, карты да киңәш сорап килде, ул аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты.
Кәримә Габдулла кызы гомере буе авылның җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Ул авыл Советы депутаты, Әлшәй районы халык суды заседателе, хатын-кызлар советы рәисе булып эшләде. Данлыклы хезмәт ветеранының исеме Әлшәй районы педагогларының Почет китабына кертелгән. Өлкән яшь тә дә эшсез утырырга яратмады. Мал тотып, кош-корт асрап, бакча үстереп яшәде.
Соңгы елларда Кәримә Габдулла кызы күп вакытын иҗатка багышлады. Ул шигырьләр, хикәяләр, истәлекләр язды, авылыбызның тарихын өйрәнде, мәктәп музеен материаллар белән тулыландыруга күп көч салды. Музейда аның күз нурларын саклаган, үз куллары белән эшләгән әйберләре дә байтак.
“Бер минут та эшсез тормаска!” – бу сүзләр аның тормыш девизы булды. 25 кенә яшендә ике бәләкәй бала белән тол калып, улларының әтиләренә тугры булып, ялгыз дөнья көтә. Ирләрнекеннән бер дә ким булмаган өй, абзар-кура сала.
Шиһапов Бәдретдин Габдулла улы Бөек Ватан сугышында катнашкан, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, колхозның беренче комбайнчысы була. Кызганычка каршы, аның гомере бик иртә өзелә. Сөекле тормыш иптәше вафат булгач, Кәримә Габдулла кызы кайгыдан бөгелеп төшим, улларын аякка бастырып, лаеклы кешеләр итеп үстерә. Өлкән улы Венер – хәрби летчик, полковник, хезмәт иткәннән соң, гражданнар авиациясендә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли, ә икече улы Рәис – табиб.
Күптән түгел бөтен авылыбыз өчен чын укытучы булган Кәримә апаны соңгы юлга озаттык. Педагогның үз укучыларына биргән азаккы дәресе иң эчтәлекле, фәһемле һәм иң сагышлысы булды....
Рәмзия МОСТАФИНА,
мәгариф ветераны.
Трунтаиш авылы.
К. Г. Латыйпова.
Читайте нас: