Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шәхес
22 ноябрь 2018, 02:00

Зәңгәр Өчтүбә иленә дан җырлаучы

Шушы көннәрдә Шамил Анак псевдонимы белән әдәбият сөючеләргә яхшы таныш билгеле шагыйрь, якташыбыз Шамил Мәхмүтовка 90 яшь тулган булыр иде.

Шамил Гомәр улы 1928 елның 25 ноябрендә Башкорт АССРы Бәләбәй кантонының (хәзерге Әлшәй районының) Әбдрәшит авылында туган.

Ә далада.. Өч учактай яна таңда

Зәңгәр өч түбә – Өч Сусагым,

каршы ала мине иртәләрен

ак каеннар җәеп кочагын...

дип яза ул балачагы үткән туган төяге турында.

1945 елда Шамил Анак (аның әтисе һәм өлкән абыйсы сугышта һәлак була) - Дәүләкән педагогия училищесын, ә 1950 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1950-1957 елларда булачак шагыйрь шушы ук уку йортының аспирантурасында укый. Аннан соң М. Горький исемендәге әдәбият институтында укыта, аңа өлкән укытучы исеме бирелә. 1957 елда Муса Җәлил әсәрләрен чех теленә тәрҗемә итү өчен Чехословакиягә чакырыла. Шушы сәфәрдән алынган тәэссоратларын ул “Европа уртасыннан репортаж” һәм “Прага дәфтәре” шигырьләр циклында чагылдыра, алар РСФСР Язучылар союзының югары бәһасына лаек була. “Европа уртасыннан репортаж” 1963 елда башкорт телендә аерым китап булып дөнья күрә.

Шамил Анак тәүгеләрдән булып башкорт шигъриятенә ирекле шигырь ритмнарын (верлибр) алып килә. Аның шигырьләре эстон, грузин, белорус, кыргыз, чех, словак һәм болгар телләрендә басылып чыга. Аның җиргә, икмәккә, сабанга, йорт учагына һәм башка күп кенә гади әйберләргә мәдхияләре тормыш, фидакарь хезмәт гимны булып яңгырый.

Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлшәй районының шәрәфле шәхесе, талантлы шагыйрь һәм тәрҗемәче Шамил Гомәр улы Мәхмүтов башкала тормышын әче әрем исле туган төягенә алыштыра. Монда да ул шагыйрьләр Арсений Тарковский, Мостай Кәрим, Назим Хикмәт, Ренат Харисов, язучылар Яков Садовский, Газыйм Шафыйков белән актив иҗади бәйләнеш тота, “Дружба народов”, “Татарстан” журналлары һәм башка басмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә, районның җәмәгать һәм мәдәни тормышында актив катнаша.

Мәскәүдән кайтканнан соң Шамил Анак туган халкы белән бергә тагын да 45 ел гомер итә, кендек каны тамган туган җирен газиз әниседәй күреп, бик күп әсәрләрен “зәңгәр Өчтүбә иленә” багышлый. Зәңгәр Өчтүбә иле...Ата-бабаларым туфрагы, минем туган ягым, иркен дала киңлекләре...Зәңгәр Өчтүбә иле минем өчен гомерем буе рухи символ булды: мин дә өч биеклеккә омтылдым – белем эзләдем, шигърият биеклекләренә үрләдем һәм сөйдем, дип яза ул.

Шамил Гомәр улы 77нче яшендә 2005 елның 21 октябрендә вафат була һәм Раевка поселогында җирләнә. Ул үзеннән соң ике дистәгә якын китап һәм замандашлары күңелендә якты эз калдырып китте.

Ирина Владимирова.
Читайте нас: