Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шәхес
4 декабрь 2018, 02:00

“Туктатмагыз юлларымнан...”

Күренекле якташыбыз Гөлфия Юнысова 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләде.

Хәер, узып баручы ел Башкортстанның халык шагыйре өчен истәлекле даталарга бик бай булды. Аның әдәби эшчәнләгенә – 50, журналистика өлкәсендә хезмәт салуына – 45 һәм гаилә юбилеена- тормыш иптәше Мирас Иделбаев белән бергә гомер итүләренә 50 ел тулган.

Шундый соклангыч юбилейлары уңаеннан шагыйрәне республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров котлады. Радий Фәрит улы якташыбызга ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде һәм кайчандыр бергә эшләүләрен билгеләп үтте. Гөлфия Азнагол кызы үз чиратында республика Башлыгына Башкортстан халкы иминлеге хакына уңышлы хезмәт теләде.

“Башкортстан” дәүләт концерт залы сәхнәсендә узган “Туктатмагыз юлларымнан...” дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә талантлы шагыйрәнең коллегалары, дуслары һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды. Гөлфия Юнысованы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина, Дәүләт җыелышы депутаты Эльвира Аетколова һәм башка абруйлы кунаклар тәбрикләде.

Юбилей кичәсендә башкорт теле укытучылары һәм үзешчән сәнгать осталары кергән Әлшәй делегациясенең катнашуы да чарага ямь өстәде. Гөлфия Азнагол кызын якташлары исеменнән район хакимияте башлыгы урынбасары Закун Әхмәтов сәләмләде һәм юбилярга ямьле Дим буеның кабатланмас матурлыгын чагылдырган асалы палас бүләк итте. Кыпчак-Аскар, Чебенле, Сарыш авылларыннан үзешчән сәнгать осталары башкаруындагы лирик “Әлшәй вальсы” да җыелучыларның күңеленә хуш килде.

Бәйрәм дәвамында сәхнәдән Гөлфия Юнысованың шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Билгеле артистлар арасында якташларыбыз Светлана Хәкимова һәм аның улы, музыкант Рәмис Хәкимов һәм Минзәлә Хәйруллина да бар иде. Бу көнне шулай ук әдибәнең юбилее уңаеннан дөнья күргән 35нче “Туктатмагыз юлларымнан” китабын презентацияләү дә булды.

-Киләчәктә дә бик күп эшләргә һәм иҗат итәргә ниятлим, - дип планнары белән уртаклашты тәүге шигырьләре безнең район гәзите битләрендә дөнья күргән данлыклы якташыбыз Гөлфия Азнагол кызы Юнысова.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Радий Хәбиров Гөлфия Юнысованың башкорт әдәбиятына керткән өлешен югары бәяләде.
Читайте нас: