Әлшәй хәбәрләре
-4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Шәхес
13 август 2019, 02:00

Лаеклы тормыш юлы үткән

Красный Клин авылында яшәүче соклангыч кеше - әтием Хәмидулла Салык улы Салиховка 95 яшь тулды.

Красный Клин авылында яшәүче соклангыч кеше - әтием Хәмидулла Салык улы Салиховка 95 яшь тулды.


Олы юбилеен билгеләгән кеше легенда дип аталырга лаеклы. Бу аның билгеле булуына, батырлык кылуына яки бик мөһим әйбер уйлап табуына бәйле түгел. Фидакарь хезмәттә үткән озын гомер юлы үзе үк моңа дәлил. Шушы гомер дәвамында күпме уңышлар һәм уңышсызлыклар, очрашулар һәм хушлашулар, бәхет-шатлыклар һәм үкенечләр булган, бу күпләрнең төшенә дә кермәгән.


Хәмидулла Салихов Казахстанда, Жымпитын районының Жетыкуль авылына якын (әле Срымымск районы) Мулла коесы дип аталган урында терлекче Салык Тобышеев гаиләсендә туган. Биш яшьлек чагында малай әнисез кала.


1920 еллар ахырында вакыйгалар гади күчмә терлекче гаиләсенең тормышын кискен үзгәртә. ВКП (б)ның 1927 елдагы коллективлаштыру съезды буларак билгеле XV съездыннан соң илнең авыл хуҗалыгы кыска вакытта вак шәхси хуҗалыклардан зур бер хуҗалыкка әйләнергә тиеш дигән карар кабул ителә. Казахстандагы төп халыкның тормыш үзенчәлекләрен исәпкә алмый, хәер, илебезнең башка төбәкләрендә дә шулай була, коллективлаштыру көч кулланып һәм җитез темпларда үткәрелә. Боларның барысы да 1930-1932 еллардагы ачлыкка китерә.


Ачлыктан һәм репрессияләрдән качып, 1931 елның язында, бер мизгелдә хәлле терлекчеләрдән ярлыга әйләнгән биш бертуган Солтан, Әлим, Салык, Бикебай, Андыбай Тобышеевлар, яңа тормыш эзләп, гаиләләре белән туган якларын ташлап китәргә мәҗбүр була. Ырынбур өлкәсе һәм Башкортстан буйлап озак күченеп йөргәннән соң, 1948 елда алар, ниһаять, Әлшәй җирендә төпләнә.


Әмма аңа кадәр гаилә Чишмә районының Ляхово авылында туктала. Землянкада яшиләр. Гаилә башлыгы балалар йортына мич ягучы булып урнаша һәм берүк вакытта колхозда хезмәт сала. Хәмидулла кече яшеннән үк әтисе белән эшли. Ә сугышка кадәр бер ел алдан, аңа 16 яшь тулгач, танышы тәкъдиме буенча әтисе улын Уфа моторлар заводы (хәзер УМПО) каршындагы фабрика-завод укыту мәктәбенә (ФЗО) укырга җибәрә, анда укучылар тулысынча дәүләт тәэминатында була. Мәктәпне тәмамлаганнан соң егет шул ук предприятиедә слесарь булып эшләвен дәвам итә. Бөек Ватан сугышы елларында завод стратегик яктан мөһим оборона предприятиесе була, аның эшчеләренә фронтка җибәрүдән азат итүче бронь бирелә.


-Эшебез нык авыр иде, көненә 12-16шар сәгать эшләдек. Цехларда нык суык иде, һәрвакыт телогрейкаларда йөрдек. Авыр шартларга түзәлми күпләр качып китте. Качкан кешеләрне җавапка тарттырдылар. Сугыш вакытында завод цехларында яшәдек, дисәң дә була. Эш урыннарында, идәндә йокладык. Көндез дә, төнлә дә эшләдек, - дип хәтерли еракта калган яшьлек еллары вакыйгаларын Хәмидулла Салык улы.

1945 елның көзендә әтисе һәм үги анасы фаҗигале вафат була. Хәмидулла һәм аның 9 яшьлек энесе ятим кала. Егеткә заводны ташларга һәм авылга кайтырга туры килә, аңа мирас булып әтисеннән землянка һәм ат кала. Беренче көнәрне аларны ачлыктан атлары коткара – Хәмидулла кемгәдер печән, кемгәдер утын ташый, теләсә нинди эшкә тотына. Әмма бу озак дәвам итә алмас иде, шәхси тормышын җайга салырга кирәк була, югыйсә, энесен балалар йортына алып китәрләр иде. Әлим абыйсы тәкъдиме белән алар Авыргазы районы Төрөмбәт авылына бара. Анда Хәмидулла булачак тормыш иптәше Бәгыя Аманкол кызы белән таныша. Яшьләр озакламый Караидел районына күчеп китә һәм анда урман әзерләүдә эшлиләр. Ә берничә елдан Әлшәй районы Красный Клин авылына күчеп кайталар.


Хаклы ялга чыкканчы Хәмидулла Салык улы балта остасы була. Намуслы хезмәте өчен җитәкчелек аны күп тапкырлар бүләкли. Тирә-якка ул ат чанасы һәм арба ясау остасы буларак таныла. Авылдашлары һәм күрше авыллардан кешеләр аңа ярдәм сорап килә, ул бервакытта да ярдәм итүдән баш тартмый.

Минем әтием горурланырга тулы хокукы бар. Сигез баласы, 26 оныгы һәм 35 туруны – аның байлыгы, шатлыгы һәм горурлыгы. Әниебез белән, ул 1979 елда мәрхүмә булды, иңгә-иң терәп 30 ел бергә тату гомер кичерделәр. Аларның бәхетенә тормыш авырлыклары да, көнкүрештәге күңелсезлекләр дә комачау була алмады.

Тыл эшчәне, 95 яшьлек хезмәт ветераны Хәмидулла Салиховның авыр сынауларга һәм югалтуларга тулы тормыш юлы - бер гаилә тарихы гына түгел, бөтен Русия тарихы да.


Гали САЛИХОВ.
Читайте нас: