Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шәхес
16 август 2019, 02:00

Буыннар бәйләнеше өзелмәс

Күрше генә булган Миякә һәм Әлшәй районнарында Флүр Шәңгәрәй улы Солтановның исеме күпләргә таныш.

Күрше генә булган Миякә һәм Әлшәй районнарында Флүр Шәңгәрәй улы Солтановның исеме күпләргә таныш. Хезмәт эшчәнлеге елларында төрле ул җитәкче вазыйфаларда эшләгән. Йөрәк кушуы буенча ул – туган якны өйрәнүче, язучы һәм шагыйрь. Туган як тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән. Шушы көннәрдә Флүр Шәңгәрәй улы гаиләсе һәм дуслары белән 80 яшьлек юбилеен билгели.


Аның ишле һәм тату гаиләсе вәкилләре әтисе яклап Булатов фамилиясен йөртә. Флүр Шәңгәрәй улы гына, картәтисе Солтангәрәй Тимербулат улы хөрмәтенә Солтанов итеп язылган. Нәкъ ул оныгының остазы булып китә.


Ф. Ш. Солтанов Миякә районының Богдан авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы һәм үсмер еллары Канбәк авылында үтә. Мәктәптән соң Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумын тәмамлый. Хезмәт юлын “Кызыл Байрак” колхозында электрчы булып башлый. Аннары армиягә алына. 1968 елда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керә. Диплом алгач туган хуҗалыгына кайтып, агрономия хезмәтен җитәкли, күрше “Башкортостан” колхозына рәис итеп сайлана, өч елдан соң аны КПССның район комитеты секретаре итеп тәгаенлиләр. Аннан соң ул Әлшәй районына күчеп килә, Ким авылында төпләнә. Монда аны Аксен авыл хуҗалыгы техникумы директоры итеп куялар, аннары Аксен поселогы советы башлыгы итеп тәгаенлиләр.

Тормыш иптәше Мөнирә Мәхмүт кызы белән (ул озак еллар техникумда биология фәнен укыта) өч ул тәрбияләп үстерәләр. Өлкән уллары Азат Красный Клин гомуми белем бирү мәктәбендә математика фәнен укыта. Юлай Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Ул үз эшен ачкан. Айдар юрист һөнәрен сайлаган. Благовар районы прокуратурасын җитәкләгән, хезмәте буенча Уфага күчерелгән.

Хаклы ялга чыккач кына Ф. Ш. Солтанов иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. Аның беренче эше 90нчы елларда дөнья күрә. Шуннан бирле сигез китап бастырып чыгара, әле чираттагы китабы өстендә эшли.

Аксакаллардан ул туган ягы турында бик күп риваятьләр һәм легендалар язып ала. Материалларны Уфа архивларыннан да җыя. Канбәк авылы тарихын, топонимикасын җентекләп өйрәнә. Архив чыганаклары нигезендә ул авылның тугыз ыру шәҗәрәсен төзегән. Һәр ыруның җиде буынына кадәр тарихын җыйган. Бу үзенчәлекле басма якташлары өчен зур бүләк була. Язучының башка китаплары да бик кызыклы. “Җиңүче булып туган” китабын ул Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе Шәңгәрәй Солтан улы Булатовның тормыш юлына арнаган . Автобиографик повесть та басылып чыккан.

-Укымышлы, зыялы, бик тә тыйнак кеше! Туган ягының чын патриоты, - ди аның турында якын дусты, фикердәше, Әлшәй районы хакимиятенең элекке башлыгы Ф. Г. Вилданов. – Флүр Шәңгәрәй улы генеалогик елъязманы булдыруга зур көч салды, язылганнарның фәнни һәм документаль нигезле булуын раслады. Туган ягына тугрылыгы, тырышлыгы һәм үзенчәлекле зур хезмәте өчен аңа олы рәхмәт белдерәсе килә. Язучы-туган якны өйрәнүче безне тагын да бик күп китаплары белән шатландырыр әле, дип өметләнәбез.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.


Автор фотолары.


Читайте нас: