Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шәхес
18 октябрь 2019, 02:00

Бөек шагыйрь, язучы, шәхес...

20 октябрьдә бөек башкорт шагыйре һәм язучысы, публицист, драматург, Башкортстанның милли мәдәнияте һәм иҗтимагый-сәяси тормышы эшлеклесе – Мостай Кәримнең тууына 100 ел тула.

20 октябрьдә бөек башкорт шагыйре һәм язучысы, публицист, драматург, Башкортстанның милли мәдәнияте һәм иҗтимагый-сәяси тормышы эшлеклесе – Мостай Кәримнең тууына 100 ел тула.
Республикабызның олы шәхесе Мостай Кәрим Башкортстан тарихының чын шаһитына әйләнде – коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы, СССР таркалуын һәм илебез өчен башка әһәмиятле һәм мөһим чорларны кичерә. Ул һәрвакыт кешеләргә игелекле мөнәсәбәттә була, аларга кайгыда да, шатлыкта да ярдәм кулы сузарга әзер тора. Башкортстан халкы өчен Мостай – туган ягының горурлыгы, изгелек һәм намуслылык идеалы, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать дөньясында юл күрсәтүче йолдыз, кешеләр йөрәген җылытучы якты нур ул. Аның 100 шигъри һәм проза җыентыгы, драма әсәрләре – халкыбыз өчен искиткеч зур әдәби мирас.
Яугир, шагыйрь, хөрмәтле әдип, олы йөрәкле ихлас кеше. Халкыбызның, җиребезнең лаеклы улы, күпкырлы талант иясе - башкорт, рус һәм дөнья әдәбиятында якты эз калдырып, тоташ бер гасырга әйләнде.
Фото: Яндекс
Читайте нас: