Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Шәхес
13 февраль 2020, 13:50

Хезмәттә үткән гомер

Зирәк Гали улы Мөхәммәтҗановка шушы көннәрдә туксан яшь тулды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә күтәренке күңелле, теремек.

Әлшәй районына – 85 ел
Зирәк Гали улы Мөхәммәтҗановка туксан яшь тулды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә күтәренке күңелле, теремек. Тормыштагы барлык яңалыклар белән кызыксына. Компьютерны үзләштереп, тиз генә текслар да басарга өйрәнгән. Хәзер ул һәркөнне авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән еллары турында, ул анда дүрт дистә елдан артык гомерен багышлаган, мемуарлар яза.
Зирәк Гали улы тумышы белән Бүздәк районыннан. Күп балалы гаиләдә үскән. Сугыш елларында, башка бик күп яшьтәшләре кебек үк, колхозда эшли. Мәктәптән соң Чиләбе политехник институтын тәмамлый һәм 1954 елда хезмәт эшчәнлеген Бакалы районы Куручев МТСы мастерскоенда мөдир булып башлый, аннары баш инженер итеп тәгаенләнә.
Соклангыч оештыру сәләтенә ия җитди һәм таләпчән яшь белгечкә республиканың зур хуҗалыкларның берсе – Дәүләкән игенчелек совхозына, аннары, 1963 елда Әлшәй авыл хуҗалыгы производство идарәлегенә юллама бирәләр, ул анда - районның инженерлык хезмәтен, соңрак “Сельхозтехника” берләшмәсен җитәкли.
Ул вакытта предприятиенең төп җитештерү объектлары поселокның төрле урыннарында урнашкан була. Зирәк Мөхәммәтҗанов аерым бүлекчәләрне бердәм базага берләштерә. Тракторлар, комбайннар, йөк автомобильләре, терлекчелек фермалары механизмнарын капиталь ремонтлау буенча яңа биналар, йөк төяү-бушату эшләре тулысынча механикалаштырылган склад биналары төзелә, территорияләр төзекләндерелә.
Аның башлангычы белән республикада беренче тапкыр ашлык җыю комбайннарының СМД-62 дизель двигательләрен һәм турбокомпрессорларны капиталь ремонтлау эшләре оештырыла. Ул җитәкчелек иткән елларда хезмәткәрләр өчен барлык уңайлыклары булган йөздән артык квартира - Космонавтлар урамында 32 фатирлы һәм Киров урамында 16 фатирлы йортлар, шулай ук берничә уңайлы коттедж төзелә. Шуңа да кадрлар белән проблема булмый.
Эшчеләрнең, инженерларның югары һөнәри осталыгы, җитештерү объектларын заманча станоклар, ремонтлау корамаллары белән җиһазландыру – боларның барысы да заказларның артуына китерә. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау вакытында һәм сыйфатлы башкарыла.
Техниканы әзерләүдән тыш, берләшмәдә терлекчелек фермаларын механикалаштыру, көтүлекләр булдыру, су сиптерү системаларын монтажлау, колхоз һәм совхозларны ашламалар, төзелеш материаллары һәм хуҗалык эшчәнлеге өчен башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү буенча зур эш алып барыла.
Зирәк Гали улы кайда гына эшләмәсен, һәр җирдә җитәкчелек итү һәм оештыру сәләтләрен күрсәтә. Ул перспективаларны алдан күреп, теләсә нинди эшне ахырына кадәр җиткерә. Бу елларда авыл хуҗалыгы комплексы тармагындагы профсоюз оешмаларын ныгыту буенча зур эш башкарыла, авыл эшчәннәренең сәламәтлегенә һәм ялына җитди игътибар бирелә.
Зирәк Гали улының язмышы Әлшәй районы белән тыгыз бәйле. Аграр тармакта эшләү дәверендә шушы өлкәнең тергезелүенә һәм үсешенә зур өлеш кертә. Тырыш хезмәте өчен “Почет билгесе” ордены, Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Аңа “Әлшәй районының “шәрәфле шәхесе” исеме бирелде.
Шәхси тормышыннан да уңа Зирәк Гали улы. Тормыш иптәше Финә Нәҗми кызы белән, ул, кызганычка каршы, якты дөньяларда юк инде, 50 елдан артык гомер кичерәләр, өч бала тәрбияләп үстереп, югары белем алырга ярдәм итәләр, үз үрнәкләрендә кешеләргә ихтирамлы булырга өйрәтәләр. Өлкән уллары Илмир язмышын физкультура һәм спорт белән бәйли. Егерме ел районның спорт комитетына җитәкчелек итә, бүген Раевка балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шахмат буенча тренер-укытучы булып эшли. Тату гаиләнең барлык әгъзалары да диярлек бу уен белән мавыга. Шахмат серләренә барысын да әтиләре Зирәк Гали улы өйрәткән. Уртанчы улы Ирек – профессор, физика-математика фәннәре докторы, Уфа дәүләт нефть техник универститетында укыта. Кызы Ризида – Раевка 4нче мәктәбендә химия һәм биология укытучысы. Бәхетле картәтинең җиде оныгы бар, аларның барысы да абруйлы югары уку йортларын тәмамлаган, ун туруы үсеп килә.
Зирәк Гали улы эшсөярлеге, искиткеч әдәплелеге белән аерылып торган, коллегалары һәм авылдашлары арасында зур абруй казанган, районыбыз елъязмасына үз өлешен керткән хөрмәтле шәхес.
Читайте нас: