Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шәхес
29 июль 2020, 11:30

М. Ә. Абдуллин

Соклангыч кеше, талантлы җитәкче Абдуллин Марат Әкрам улы 69нчы яшендә вафат булды.

Соклангыч кеше, талантлы җитәкче Абдуллин Марат Әкрам улы 69нчы яшендә вафат булды.
М. Ә. Абдуллин 1952 елның 1 мартында Баймак районының Беренче Эткол авылында туган. 1977 елда Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген Калтасы районының Кучашев урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. 1978 елда 2метле педагогны шул ук мәктәпнең директоры итеп тәгаенлиләр. 1980 елның августында Шафран авылының 81нче урта һөнәри техник белем бирү училищесында директорның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары булып эшли башлый, 1985 елдан директор итеп тәгаенләнә.
1998-2001 елларда - Марат Әкрам улы Шафран авыл Советы хакимияте башлыгы. 2001 елның июлендә янә 81нче һөнәри училищесына җитәкчелек итә башлый. 2004-2007 елларда Әлшәй районы муниципаль район хакимиятенең район мәгариф бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкара. 2007-2008 елларда – БР Федераль почта элемтәсе идарәлегенең Раевка авылындагы аерым структура бүлекчәсе җитәкчесе. 2008-2011 елларда – Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы бүлеге җитәкчесе.
Соклангыч оештыручы һәм грамоталы җитәкче М. Ә. Абдуллин һәр вазыйфаны да җаваплы, инициативалы башкара. Эшсөярлеге, итәгатьле, намуслы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булганы өчен аны хөрмәт итәләр. Ул тәҗрибәле, эш өчен янып йөрүче җитәкче, принципиаль, әйткән сүзендә тора һәм үз фикерен яклый белгән, җаваплылыкны үз өстенә алып эшләүче кеше иде. Ачык йөзлелеге һәм принципиальлелеге нәтиҗәсендә зур хөрмәт һәм абруй казанды.
М. Ә. Абдуллинның мәгариф өлкәсендәсе күпьеллык җимешле хезмәте лаеклы бәяләнде. Аңа “Башкортстан Республикасы мәгариф алдынгысы” дигән мактаулы исем бирелде, шулай ук “Русия Федерациясенең башлангыч һөнәри белем бирү системасы почетлы хезмәткәре” билгесе белән бүләкләнде.
Үз эшенең остасы, соклангыч кеше Абдуллин Марат Әкрам улы турында якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр.
Д. Р. Мостафин, С. Н. Колеганов, Ш. Ш. Сәлимов, Д. Ә. Әхмәдышин, И. Х. Кашапов, А. Т. Солтанголов, С. В. Трунова, Н. Ә. Хәйретдинов, Д. Ю. Шелковников, З. Ә. Чупова, З. З. Әхмәтов, Ф. Г. Хәйбрахманов, Р. Р. Солтанов.
Читайте нас: