Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Шәхес
14 сентябрь 2020, 16:50

Бөтен гомере – хезмәт батырлыгы

Русия һәрвакыт авылга таянды, монда тир түгеп эшли беләләр.

Русия һәрвакыт авылга таянды, монда тир түгеп эшли беләләр. Кеше никадәр күбрәк эшләсә, туган төяге шулкадәр кадерлегә әйләнә, ул аннан башка тормышын күз алдына да китерә алмый, үзе дә таланты, эш-гамәлләре белән туган җиренә бик кирәк.
Наил Мәсгут улы Әминев - “Заря” җәмгыяте рәисе. Аның авыл хуҗалыгындагы искиткеч зур казанышлары һәр әйшәйлегә билгеле. “Заря” элекке заманнарда да, хәзер дә алдынгылар исәбендә.
Әминевның хезмәт биографиясе дә, барлык гомере дә Әбдрәшит авылына тыгыз бәйле. Шунда туып-үскән, мәктәп тәмамлаган, хезмәт юлын башлаган, шушында ук коллективка җитәкчелек итүнең беренче күнекмәләрен алган. Аның гомум хезмәт стажы 45 елдан артык, шуларның 34 елын Наил Мәсгут улы хуҗалыкка җитәкчелек итә.
Бүген “Заря” җәмгыяте барлык күрсәткечләр буенча да районда алдынгы урынны били. Чәчү мәйданы әле 5045 гектар тәшкил итә, шул исәптән 3100 гектары – бөртекле культуралар. Иген культураларының тулай җыемы – 62560 центнер, уңышлылык - гектарыннан 20,2 центнер. 10350 центнер сөт җитештерелгән, 9645 центнеры сатылган.
Басулар һәм фермалар продукциясе, зур сорау белән файдаланган товар булганда икътисади нәтиҗәләр турында да сөйләргә мөмкин. Саннар – предприятиенең уңышлылыгы күрсәткече. Тик алар, кызганычка каршы, рәиснең эш көннәренең киеренке булуын чагылдырмый.
Һәр җитәкче, үз эшчәнлеген башлаганда, беренче чиратта кадрларны сайлап алуга һәм урнаштыруга игътибар итә. Ә Әминев кешеләрне яхшы белә, чөнки ул шушы җирдә туып-үскән.
Кадрларга сакчыл мәнәсәбәт хуҗалыкта бар нәрсәдә дә сизелә. Директор хезмәткәрләрен бәйрәм яисә юбилейлары белән котларга онытмый, кыйммәтле бүләкләр тапшыра. Бүген эшләүчеләргә дә, производство ветераннарына да игътибар зур монда.
Энергияле, компетентлы Наил Мәсгут улы һәрвакыт производство эшләре уртасында кайный. Ә җитәкчелек итү тәҗрибәсе һәм карарларны тиз кабул итүе шунда ук аның оста хуҗалыкчы икәнлеген күрсәтә.
Абсолют лидер, талантлы оештыручы, сизгер психолог – ул үзе дә янып эшли, башкаларны да дәртләндерә белә. Өстәвенә заман таләпләрен бик тиз сизә, ә иң мөһиме – һәр кем белән уртак тел таба белә. Кешеләрне тыңлый, килешү юлларын эзли, киңәшләрен ишетә белү – авыл хуҗалыгы предприятиесенең җимешле эшчәнлеге һәм аны үстерүнең күп нәрсә вәгъдә итүче нигезе ул. “Кеше хезмәте һәм саф намусы белән билгеләнә”, - ди ул.
Ә менә Наил Мәсгут улы белән көн саен иңгә-иң терәшеп эшләгән кешеләрнең фикере – принципиаль, таләпчән җитәкче, өстәвенә хезмәткәрләренә генә түгел, үзенә карата да. Ул һәрвакыт проблемалар булган, ярдәм таләп ителгән җирдә.
Ни өчен аны күпләр новатор дип исәпли? Инновацион эшләнмәләрне, хуҗалык итүнең алдынгы формаларын ул шунда ук үзләренең эшендә кертә. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан килгән керемнәр хуҗалыкның механик паркын киңәйтү мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, 2019 елда машина-трактор паркы яңартылган, 13707 мең сумга техника, шул исәптән ике “Беларусь” тракторы сатып алынган. Агымдагы елның сигез аенда - 16 млн сумнан артык суммага, шул исәптән 11 млн сумга иген урып-җыю комбайны сатып алынган. Хәтта авыр заманнарда да Әминев җитәкчелек иткән “Заря” җәмгыяте үзенең эшкә сәләтлелеген раслады һәм бүген ничек эшләү, иртәгәсе көнгә ничек юл салу үрнәге булды.
Әбдрәшитлеләр алар янәшәсендә үз заманының чын герое, тормышының мәгънәсе башкаларның иминлеген тәэмин итү өчен эшләү булган кеше яшәве һәм хезмәт салуы белән горурлана. Наил Мәсгут улының тормыш девизы – үзеңә, кешеләргә, иртәгәсе көнгә ышанырга. Ул, эшсөючәнлек һәм кеше абруе үрнәге буларак, конкрет эш өчен яши.
Җиргә сөю, туган төягенә, анда яшәүче кешеләргә, шулай ук үзенең бурычына тугрылык – юбилярның шушы сыйфатлары да хөрмәткә лаек. Аның кебекләр турында “Җир язмышы аның кулында”, диләр. Максатка омтылучанлык һәм аңа ирешүдә ныкышмалылык, әдәплелек – шушы сыйфатлары белән Әминев коллегалары, район һәм республика җитәкчеләре арасында зур абруй казанды. Аның барлык хезмәт эшчәнлеге – ачык китап кебек. Нәкъ аңа авылдашлары сораулары һәм проблемалары, кайгы-шатлыклары белән мөрәҗәгать итә. Ә Наил Мәсгут улы, киң күңелле, ярдәмчел, шәфкатьле йөрәкле кеше буларак, беркемне дә кире борып чыгармый.
Наил Мәсгут улының хезмәте югары бәяләнде. Ул РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләндә, аңа “Башкортстан Республикасының атказанган хезмәткәре”, “Русиянең агросәнәгать комплексы почетлы хезмәткәре” исемнәре бирелде. Шушы көннәрдә 65 яшен бәйрәм итүче юбиляр Башкортстанның югары наградасына – Салават Юлаев орденына лаек булды. Ул шулай ук бик күп башка грамоталар, рәхмәт хатлары, дипломнарга, Әлшәй районының шәрәфле шәхесе һәм хезмәт ветераны исемнәренә лаек булды.
Наил Мәсгут улының мавыгулары да күп. Фотога төшерү, яшелчә-җимеш бакчасы, сунар итү һәм сәяхәткә бару аңа яңа көч-куәт өсти. Эшеннән читтә ул – гади авыл кешесе, үзенең көнкүреш мәшәкатьләре, шатлыклары белән яши. Үрнәкле гаилә башлыгы, хәстәрлекле әти. Тормыш иптәше Әлфия Үзбәк кызы белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр, хәзер алар әти-әнисен үзләренең һөнәри уңышлары белән шатландыра, яннарына еш кайтып тора. Оныклары да картәтиләрен бик ярата, чөнки һәрвакыт аңа таянырга һәа үрнәк алырга була. Аның эргәләрендә булуы гына да якыннарына ышаныч, тынычлык һәм күңел җылылыгы бирә.
Юбилярга хәстәрлек, хөрмәт һәм сөю тулы озын, бәхетле гомер телибез. Вакыт аның төп “байлыгы” - сәләмәтлеген, бетмәс-төкәнмәс оптимизмын сакласын һәм арттырсын.
Наил Әминев.
Читайте нас: