Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
14 февраль 2018, 02:00

МИНЕМ ҮРНӘГЕМ

МИНЕМ ҮРНӘГЕМ/Азат абый Ягудин авыл турында язмыйсың дигәннән язылганшигырь/

Үрнәк дисәм….
Хәтерләргә төшә
Балачакның ямьле мәлләре.
Язлардагы ярсу ташкыннары,
Мал көтүе,авыл өйләре.


Нәнәй салган балтырганлы ашлар,
Икмәк,көлчәләре мичтәге,
Мәтрүшкәле чәйләр,челлә жәйләр,
Балан бәлешләренең тәме!!!


Матур иде авыл!!!
Барыбыз да тигез!!!
Барыбыз да бүрек кигәнбез.
Чакыруны көтеп-нитеп тормый
Кунакларга ихлас килгәнбез.


Ожмах эзләсәгез…
Үрнәгемне
Унбишендә майның күрегез!!!
Чия,шомырт,алма чәчкәсеннән
Бер яшьләнеп китәр күзегез!!!


Кешеләре алтын бөртегедәй
Һәрбересе аның кадерле.
Хезмәт белән көн дә көн күргәннәр
Рәнжетмичә монда беркемне.


Үрнәк баллы,
Үрнәк маллы,
Үрнәк майлы,
Үрнәк алмагачлар иле бит!!!
“Гөрли иде безнең авыл!”- диеп,
Авыл кешеләре сөйли бит.


Бүгенгедә калган бу торышны
Сыйдырырлык түгел акылга.
Бәлки
Дога безне коткарырмы,
Тик бер мәчет кирәк авылга…


Кайткан саен туган авылыма,
Нидер чәнчә минем йөрәкне.
Хыялда булса да
Балачактагы
Кайтарырга иде Үрнәкне…


Илфак ФАРИЗОВ.
07.02.2018 ел
Раевка
Читайте нас: