Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
16 февраль 2018, 02:00

КӨТӘЛӘР БИТ…

/Туган авылдан чыгып киткәннәргә багышлана/ Беркөн ташлап туган нигезләрне Еракларга юллар алабыз. Сөйгән әти-әни,туганнарныХафаларга без бит салабыз.

Беркөн ташлап туган нигезләрне

Еракларга юллар алабыз.

Сөйгән әти-әни,туганнарны

Хафаларга без бит салабыз.


Алып китә безне озын юллар

Гомер озынлыгы кадәрем.

Туган йортта торып калганнарның

Соңлап белербезме кадерен?..


Китәбез дә мәшакатькә чумып

Югалтабыз санын көннәрнең.

Ят жирләрдә яшәп чуалтабыз

Туганлыкның тере жепләрен.


Соңламаска иде…

Кайтыр өчен…

Көтәләр бит безне һәр тында.

Тәрәзәләр әле жылы бөркә

Авылдагы туган йортымда.

01.02.2018 ел.

Раевка
Читайте нас: